Киләчәктә үзләре түләячәк

2014 елның 12 декабре, җомга
Киләчәктә үзләре түләячәк
Берәр җиргә эшкә урнашсаң, хезмәт хакы алганда ук салым дигән төшенчә белән очрашырга туры килә. Салым турында күп сөйләнелсә дә, халык аны түләү мәҗбүри икәнлеген белә, әмма кайбер нечкәлекләрен белеп бетермәскә дә мөмкин.
Әйтик, торак сатып алсаң, үзең түләп укысаң яки балаңны түләп укытсаң, медицина учреждениесендә түләп дәвалансаң, сумманың 13 процентын киләсе елга кире кайтарта аласың. Бу турыда һәм салымның хөкүмәт бюджетын тулыландыру, салымга кагылышлы башка кагыйдәләр турында 5нче номерлы салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин Арча педагогика көллиятенең 3 курс студентлары белән очрашканда сөйләде.
Агымдагы уку елында көллиятне тәмамлап эшкә урнашачак яшьләр өчен мондый сөйләшүләр бик кирәк. Мөнир Шәйдуллин мондый әңгәмәләрне төрле районнарда төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән дә үткәрүен әйтә.
— Максатыбыз — балаларга салым өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне аңлату, чөнки алар киләчәктә салым түләүчеләр буынын тәшкил итә. Шуңа күрә яшьләр салым өлкәсеннән хәбәрдар булып, салым инспекциясенең бүгенге көндә нинди эш алып барганлыгын белергә тиеш, — ди ул. — Киләчәктә салымнар түләү белән очрашканда алар югалып калмаячак. Балаларга салым инспекциясенең сайты турында да мәгълүматлар бирәбез, анда шәхси кабинетыңны ачып салым турындагы барлык мәгълүматны белеп булуын аңлатабыз. Моның өчен бары салым инспекциясенә барып шәхси кабинет ачу өчен логин һәм пароль генә алырга кирәк. Салымнарыңның түләнгәнме–юкмы икәнлеген белеп тору берәүгә дә зыян итми. Әгәр түләнмәгән булса, хәтта берничә тиен генә пеня булса да, ул бурычың булып тора һәм чит илләргә чыкканда яки белешмәләр алганда киртә булырга, вакытыңны тоткарларга мөмкин.Мәктәп укучылары хәзер дөньядан хәбәрдар, катлау-лы сораулар бирәләр. Димәк, бу өлкә белән берникадәр мәгълүматлы һәм күбрәк беләселәре килеп кызыксыналар.
Розалия САФИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International