Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кечкенә, әмма төш кенә
2014 елның 12 декабре, җомга
Кечкенә, әмма төш кенә
Шура клубында булганым бар иде инде. “Чордашлар” ансамбленең юбилей кичәсендә. Күптән түгел тагын шул якларга барырга туры килде. Бу юлы да клубка кереп чыгарга булдым. Бик иске бинада урнашкан ул. Кайчан төзелгәнен дә хәтерләмиләрдер авылда. Тамаша залы, сәхнәсе дә бик кечкенә. Әмма шушында халыкны җыеп, төрле чаралар оештырып, гөр килеп эшлиләр. “Чордашлар”ы кебек сәнгать дөньясына гашыйк ярдәмчеләре булганда клуб мөдире Клара Хөсәеновага да җиңел.
Клара үзе Ташкентта туып–үскән. 1991 елда әти–әнисе туган ягы Шурага кайткан, кияүгә чыккан. Ташкенттагы Надежда Крупская исемендәге педагогия училищесын тәмамлаган кыз башта Шурабаш мәктәбендә лаборант, рәсем укыткан. Аннан балалар бакчасын җитәкләгән. Кайнанасы вафатыннан соң балаларын карар өчен эштән китәргә мәҗбүр булган. Клуб мөдире Гөлнара Муллагалиева авылдан күчеп киткәч, Кларага клубны җитәкләргә тәкъдим иткәннәр.
— Клуб котельныенда эшләдем мин. Чаралар үткәргәндә Гөлнарага булышкалый идем. Шуңадыр: “Иң мөһиме — сәләтең бар. Тырышсаң — булдырырсың”, — диделәр.Ике ел үтте инде. Хезмәтем бик ошый. Рәхәтләнеп, күңел биреп эшлим. Авыл халкы да сәнгатьне ярата, берсүзсез, бер каршылыксыз чаралардакатнаша. Анысы да клуб мөдире өчен зур әйбер, — ди Клара Хөсәенова. — Ә “Чордашлар” — авылның горурлыгы, минем терәк. Хәзер ветераннар ансамблен яшәртә, олыгайган, киткәннәр урынына 45-50 яшьлек өлкәннәребезне кертә башладык. Авыл җирлеге өч авылга бер булса да аппаратура алып бирде. Бик кирәк иде.
Шура клубында һәр бәйрәмне зурлап билгеләп үтәләр. Клара бу хакта сөйләп тә тормый, шулай тиеш, дип уйлый. Моннан тыш үткәрелгән чараларга гына аерым–аерым тукталды.
— Балалар бакчасында эшләүче гармунчыбыз Рәмзия Гайфуллинаның 45 яшьлек бенефисын билгеләп үттек, — ди клуб мөдире. — Өлкәннәр көне бик күңелле узды. Нәүрүз бәйрәмен урамда оештырдык. Үземнең әти пылау пешерде. “Чордашлар” чыгыш ясады. Наза, түгәрәк уен кебек борынгы уеннарны искә төшердек. Безнең Кашшаф Рәхмәтуллин, Кәрим Бариев кебек оста гармунчыларыбыз бар.Алар игътибар үзәгендә булды. Мондый чараларны оештыруда китапханәче Гүзәлия Фазылҗанова бик булыша. Ул бик яхшы алып баручы да.
Моннан тыш армиягә китүчеләрне бөтен авыл белән зурлап озатуны традициягә керткәннәр.
— Узган ел Айнур Әхмәтшинны озату кичәсе үткәрдек. Олысы, кечесе клубка җыелды. Концерт куйдык. Быел шулай ук зурлап каршы да алдык үзен. Егетебез кичәгә күчтәнәчләр белән килде, өлкәннәргә чәй эчертте, балаларны да онытмады. Чын бәйрәм ясадык. Традиция буенча Фәнис Һидиятуллинны озаттык. Яшьләр өчен дә зур тәрбия чарасы бу, —ди Клара.
“Чордашлар” ансамбленең 5 еллык юбилее искиткеч матур булды. Анда үзем дә катнаштым, өлкәннәрнең сәхнәдән чыгыш ясауларына сокланып утырдым. Алар авылда гына түгел, районда,хәтта республикада да таныш. Телевидениедә “Аулак өй” тапшыруында чыгыш ясаган, “Түгәрәк уен”фестивалендә мактаулы исемнәр яулаган данлыклы ансамбль.
— Якташыбыз Галиәхмәт Шаһинең иҗат кичәсен билгеләп үттек. Ул Чаллыда яши. Янына барып сөйләштек. Галиәхмәт абый теләгебезне хуплады, үзе белән артистлар да алып килде. Бу очрашуны оештыруда авыл җирлеге дә, мәдәният идарәсе дә ярдәм итте, — ди Клара Хөсәенова.
Клара үзе дә скетчларда катнаша, үзбәкчә бии. Кенәр зонасына кергән мәдәният учреждениеләре берләшеп, концерт куюны оештырганнар. Берничә урында чыгыш ясаганнар инде. Анда Шура үзешчәннәре дә бар. Шул кечкенә генә клубта музейга кадәр булдырганнар. Аңа материаллар туплауда барлык авыл халкы ярдәм иткән.
Клуб мөдире активистларның күңелләрен күрергә дә тырыша. Төрле экскурсия-ләр оештыра. Әнә шулай авыл халкы белән бергәләп эшләү сәнгать дөньясын җанландыра да инде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз