Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Маша һәм аның командасы “Өмет чыганагы”нда
2014 елның 12 декабре, җомга
Маша һәм аның командасы “Өмет чыганагы”нда
“Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә искиткеч матур, җылы кичә булды.Шәһәрнең өченче номерлы микрорайоны башлангыч бүлекчәсе сәркатибе Сәрия Шәмсетдинова җитәкчелегендә Арча педагогика көллияте яшь гвардиячеләре бүләк итте аны. Балаларның телевизорлар яныннан китмичә караган “Маша һәм Аю” мультфильмындагы Машаның кунакка килүе, аның кичәне шундый җанлы итеп алып баруы балаларны дәртләндереп җибәрде.
— Бүген мин укытучы һөнәрен юкка сайламавыма тагын бер кат инандым, — ди Маша — Арча педагогика көллиятенең 5Д курсы укучысы Гөлназ Нуриева. — Мөмкинлек-ләре чикләнгән балалар белән беренче тапкыр эшләвем. Аларның тормышка мәхәббәтләренә сокланып туя алмадым.
Машаның “командасы” да, курсташлары Гөлия Сабирова, Сиринә Низамиева, Рузилә Фәттахова, Адилә Хәйретдинова шундый фикердә. Алар оештырган уеннар балаларга бик ошады, рәхәтләнеп катнаштылар, “Судан” кармак белән “балык” та тоттылар, капкага туп та аттылар, шарлардан курчаклар да ясадылар. Кичәгә килгән әти-әниләр, кунаклар да балаларның җанланып китүләренә, чын күңелдән бирелеп уйнауларына сөенеп утырдылар.
Үзәктә тәрбияләнүче балалар үзләре дә җавап-сыз калмады. Аларның сәнгать өлкәсендәге осталыклары белән таныш инде без. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Чаллыда оештырылган республика фестивальләрендә алар ел да лауреат исемнәрен яулыйлар. Әлеге фестиваль лауреатлары булган Тася Богомолова, Альбина Нургалиева, Рәсим Әхмәтҗанов белән Аделина Вафина, Рәнис Хәйруллин, Рафил Дәүләтбаев белән Тимур Солтанов чыгышларыалкышларга лаек булды.
Балаларны бәйрәм белән котларга халыкны социаль яклау бүлеге җи-тәкчесе Илдус Әһлиев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев һәм башкалар да килгән иде.
— “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә даими ярдәм күрсәтеп торучы иганәчеләребез дә бар. Кайбер-ләре бу кичәгә дә килде. Балаларга күчтәнәчләре дә бар иде, — диде Тәлгать Җәләлетдинов. — Руслан Касыймов, Лилия Гарәфиева, Исхак Минхәиров, Рөстәм Хәсәнов, Әмир Әмирфатовка изге эшләре өчен мөмкинлекләре чикләнгән балалар исеменнән чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз