Чын күңелдән сезнең өчен

2014 елның 12 декабре, җомга
Чын күңелдән сезнең өчен
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәге үзешчәннәре концерт куйды.
2 декабрьдә алар “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә булсалар, 4 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортына бардылар. Сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова тарафыннан оештырылган бу чараны мәдәни-спорт үзәге җитәкчесе Марат Котдусов үзе алып барды. Фирдия Габделхакова,Фәүзия Шаһимуллина, Резеда Әхмәдова, Фәнис Заһидов, Алсу Фәйзрахманова, Фирдүс Ганиев, Абдулкасыйм Кадерметов, Тәгъзимә Госманова,Зөлфия Мифтахова, Нәзир Фәхретдинов чыгышлары өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошады. Үзешчәннәр аның белән генә чикләнмәгән, өлкәннәрнеүзләре алып килгән тәм-том белән дә сыйладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International