Кыш бабай урман җиләкләре алып килгән

2014 елның 12 декабре, җомга
Кыш бабай урман җиләкләре алып килгән
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты үзенчәлекле кунаклар кабул итте — бирегә урманның сусыл җиләкләрен, гөмбәләрен, халкыбызның чәй янына куя торган ризыкларын төяп Кыш бабай белән Кар кызы килде.
Кыш бабай инде тиздән Яңа ел бәйрәме җитәсен чамалап, урманнан иртәрәк юлга чыккан да, иң беренче эше итеп өлкәннәрнең хәлен белергә уйлаган. Үзләре белән сәнгать җанлы дусларын да иярткәннәр. Тальян гармун моңына сусаган өлкәннәр Тәлгать Бәдгыев белән Каюм Вильдановның уйнавын, алар башкаруындагы моңлы халык җырларын тыңлап туймады, үзләре дә кушылып җырлады. Лесхоз мәдәният йорты директоры Мөнирә Абдуллина белән сәнгать җитәкчесе Лилия Шәвәлиеваның дәртле җырлары өлкәннәрне хәтта биеп алырга да мәҗбүр итте. Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов белән урынбасары Фәнис Тимашев өлкәннәргә Арча урман хуҗалыгы җибәргән бүләкләрне тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International