Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Еламас өчен елмаям
2014 елның 12 декабре, җомга
Еламас өчен елмаям
Район үзәк китапханәсенә сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыяте әгъзалары җыелды. Очрашуны китапханәнең зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова алып барды. Бик җылы, матур очрашу булды ул.
Китапханәдә генә була ала андый чаралар. Гадәттә алар тыныч, гади, дустанә мохиттә үтә. Әлфия Галимованың йомшак һәм әкрен генә сөйләве, китапханәче Миләүшә Кәлимуллинаныңтыныч кына моңлы итеп җырлавы тормыш кытыршылыклары белән тупасланган, әрнүле күңелләрне изрәтеп җибәрә. Андый шифа барыбызга да кирәк. Гөлнара Хөсәенова, фортепьянода уйнап, барыбызны да уйга калдырды... Без, якты дөньяны күрүчеләр, тормышның, бер–беребезнең кадерен беләбезме икән?! Ә Гөлнара 6 яшьтән берни күрми.
— Миңа тәүлекнең 24 сәгате җитми, — дип шаккатырмасынмы ул.
— Безнең Гөлнара шундый матур итеп бәйли, — ди әнисе Гөлсөя ханым. — Күлмәкләр, кофталар бәйли.
— Китаплар укырга яратам, — дип тә сокландырды Гөлнара. — Классика, тарихи, детектив китапларны күбрәк укыйм. Телевизордан кинолар, тапшырулар тыңлыйм.
Әнисе Гөлсөя ханымның күңел күтәренкелеге күбебезгә өлге булып тора. Шаян нәфис сүз сөйләп көлдереп тә алды ул безне.
Очрашуны алып баручы Әлфия ханым мөмкинлекләре чикләнгән шагыйрьләрнең шигырьләрен укыганда гыйбрәт алып, уйга калып утырдык. Фәнис Яруллин, Фазыл Шәех, Галиәхмәт Шаһи, Рәниф Шәрипов... Шурадан Галиәхмәт Шаһиның сүзләре күңелгә кереп калды: “Еламас өчен елмаям...”
Арчадан Илгизәр Хөсәеновның баянда уйнап җырлавын, Рәдиф Шәйдуллинның баянда уйнавын яратып тыңладык.
Чыгышы белән Штерәдән, хәзер Арчада яшәүче Хәдичә Иванова Муса Җәлил шигырен укыды.
— 7 сыйныфтан күзлексез бернәрсә күрмәс булдым, — дип сөйли Хәдичә ханым. — Күзлек кидем. Хәзер миңа 55 яшь. Төрле вакыт булды инде. Сукыр тәре, дигәнне дә ишеттек. Теләгем шул: безне кешегә санасыннар иде.
— Ә барыбер дә соңгы вакытта мөмкинлекләре чикләнгәннәргә караш, игътибар артты, — дип сөйли сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов. — Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тротуарларга тактиль плитәләр җәюләре әйбәт булды. Банклар янына да кирәк ул. Җәяүлеләр өчен светофорларкуелды. Дөрес, алар начар күрүчеләр өчен тавышлы булса уңай. Яңа Кенәр чатындагы светофор тавышлы.
— Үзәк китапханәгә дискта, кассетада китаплар, “Казан утлары”, “Идел” журналларының кайтуына да сөенәбез, — ди җәмгыятьнең сәркатибе Ләйсән Зарипова. — Сукыр, начар күрүчеләргә башкалар ихтирамлы, игътибарлы булсыннар иде. Әле бер көн генә безнең якын танышыбыз, ул бик начар күрә, баласы белән юл аркылы чыгып барганда аягы таеп егылган. Шунда үтеп баручы берәү ярдәм итү урынына, сукыр түгелсеңдер ич, балаң барлыгын да онытып егылып торасың, дип каһәрләп киткән. Ә бит, чыннан да, аның күзләре начар күрә. Күңеле бик әрнегән.
Районда күз күреме буенча барысы 270 инвалид бар. Шуның күпмесе бала — ачыклап булмады. Ә начар күрүчеләргә җәмгыятьтә берләшергә кирәк. Проблемаларны бергәләп хәл итсәң, бергә булсаң җиңелрәк. Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова яңа-лыклар турында сөйләде.
Яңа елдан ашыгыч социаль хезмәт күрсәтелә башлавы мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңай булачак. 3–23–30,
3–13–36 номерларын җыясың да, ашыгыч гозереңне әйтәсең.
... Еламас өчен елмаям. Мөмкинлекләре чикләнгән-нәрнең күңел халәте әнә шундый. Бер–беребезгә ихтирамлы, игътибарлы булыйк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз