Сергей Погодин котлау хаты юллаган

2014 елның 12 декабре, җомга
Сергей Погодин котлау хаты юллаган
Россиядә Ватан Геройлары көне уңаеннан Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Бор-һанов, хәрби комиссариатның социаль һәм пенсия белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Рәмлә Хәкимҗанова Арча районындагы Социалистик Хезмәт Геройларының өйләренә бардылар. Алар Яңа Кенәрдәяшәүче Стелла Габдрахманова белән Мирҗәмдә гомер итүче Дания Галимовага Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның котлау хатларын һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Хәрби комиссар белән Геройлар янынаАпаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та барды.
— Дания апа эшләгән чорда Мирҗәм фермасы данлыклы иде. Орденлы терлекчеләребез дә булды. Кызганыч, алар инде вафат. Республика семинарлары биредә үткәрелде. Хезмәт тә җиңел булмагандыр. Чөнки бар эш тә кул көче белән башкарылган. Шундый авыр чакларда эшләгән Дания апабыз. Сез мондый ихтирамга лаек, — диде Ринат Садыйков.
Герой укытучы Стелла Габдрахманованы Рафаэль Фәх-ретдинов тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International