Салкын аудитория җылынсын

2014 елның 12 декабре, җомга
Салкын аудитория җылынсын
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. “Наркотиклардан башка тормыш” айлыгына нәтиҗә ясалды. Утырышны комиссия сәркатибе Лилия Завялова алып барды. Анда Татарстан Республикасының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең баш эксперты Марина Фирсова катнашты.

Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов:
— Читтән караганда барысы да әйбәт шикелле, — дип сөйләде. — Әмма барысын да белеп бетермәвебез бар. Гомумән алганда, районда тыныч. Дөрес, составында наркотик матдәләр булган киндер, мәк үсемлекләре белән бәйле җинаять очраклары булгалады. Интернет челтәрен дә игътибарда тотабыз. Сайтлар аша киндер, мәк орлыгын сатучылар бар. Шушы арада өч сайтны туктатырга туры килде.
Мәктәпләргә, җәмәгать урыннарына куелган ышаныч әрҗәләренә, ышаныч телефоннарына халыктан мәгълүматлар кермәве турында да сүз булды. Бездә барысы да тынычмы, әллә язарга, шалтыратырга куркалармы, әллә ышаныч юкмы?! Югыйсә мөрәҗәгатьләрне аноним да оештырып була.

3–12–02 (полиция), 3–16–80 (прокуратура),
3–17–66 (балигъ булмаган балалар белән
эшләүче комиссия). Ышаныч әрҗәләренә
язу мөмкинлеге дә бар.

Район мәдәният идарәсе баш белгече Лариса Васильева иҗади түгәрәкләр, секцияләр, төрле чаралар оештырып, яшьләр һәм олылар тормышында наркоманиягә урын калдырмаска тырышулары турында җентекләп сөйләде. Чыннан да, районда мәдәни чаралар күп оештырыла. Начар гадәтләргә бирешмәүчән, нык характерлы, культуралы кешене ничек тәрбияләргә? Бу уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дигән проектны башлап җибәрүен әйтергә кирәк. Аның максаты — баланы кечкенәдән китапханә, музей, тарихи урыннарга алып барып, аларны өйрәтеп, культуралы итеп тәрбияләү.
— Балага акча санарга өйрәтәләр, ә нәрсә начар, яхшы икәнен өйрәтмиләр, — дип сөйләде баш эксперт Марина Изильевна. — Ансат кына акча эшләү, рәхәттә яшәү турында хыялланган баланың наркобизнеска кызыгуы бик ихтимал. Чараларны күп оештырабыз, ә ул чаралар анда катнашучыларның күңелен кузгата аламы соң?! Маркетингтологлар залда утыручы битарафларны “салкын аудитория”, ди. Ә нишләп әле төрле чаралар оештыруны яшьләрнең үзләренә тапшырмаска?! Әзергә генә килеп утырырга гадәтләнмәсеннәр. Болай даалар өчен барысын да ата–ана хәл итә.
Район үзәк хастаханәсе наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов:
— Наркомания турында күп сөйләшүгә караганда тәрбияне күбрәк ватанпәрвәрлек, батырлык рухында алып барырга кирәк, — дип сөйләде.
— Спайстан үлгән берәүнең мәетен ярган доктор белән сөйләшергә туры килде, — дип сөйләде баш эксперт. — Доктор, ми кара массага әверелгән, дигән коточкыч хәбәрне әйтте. Ата–ана баласын һәрвакытта да контрольдә тотсын иде. Җомга намазлары вакытында имамнарның наркоманиянең зур гөнаһ икәнлеге турында вәгазь укулары да нәтиҗәле. Анда йөргән әти–әниләр, өлкәннәр ишеткәннәрен гаиләгә кайтып сөйләсәләр, наркотикларның зыяны яшьләр колагына кермикалмас.
Мәрхәмәтлек үзәгенең социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина авыр хәлле, эчкече гаиләләрдә тәрбия-ләнүче балаларга һәм аларның әти–әниләренә социаль ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Соңыннан Нурсөя Ренатовна белән Арчадан бер студентның Казанда наркотиклар белән тоткарлануы турында фикерләр алыштык.
— Сәбәпне бала вакыттан эзләргә кирәк, — диде социаль педагог. — Нәрсәдер кулдан ычкынган.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International