Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тарихи гаделлек кадерлерәк
2014 елның 12 декабре, җомга
Тарихи гаделлек кадерлерәк
Һәр чор үз геройларын тудыра, батырлыкка һәрвакыт урын бар.9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә Арчада уздырылган кичә әнә шул рухта үтте.
Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, районыбызның яшь буын вәкилләре, кунаклар, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Аларны “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре (Арчаның 1нче урта мәктәбе укучылары) сәламләп каршы алды.
Районыбыз халкы үзенең Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Алып баручылар аларның һәркайсы турында сөйләп үттеләр. Советлар Союзы Геройлары Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин, Гани Сафиуллин исемнәрен без мәктәп елларыннан белеп үстек.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез, дигән шигырь юллары районыбыз кешеләре турында язылган, диярсең. Илсур Шәйхет-динов, Мирбат Хәстиев, Шәрифулла Сәгъдуллин, Дания Галимова, Стелла Габдрахманова, Галимулла Әсхәдуллин фидакарь хезмәтләре өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булдылар, районыбыз тарихына аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылды.
Әлеге чарада Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманованың катнашуы анытагын да тантаналырак итте.
— Мин Геройларыбызның күбесе белән таныш идем, алар, чыннан да, бу исемгә бик лаеклы кешеләр иде, — диде ул. — Дания Галимованың хезмәтенә ничек бирелгән булуын күреп соклана идем. Шәрифулла Сәгъдуллин тракторы белән көнгә өчәр норма үти иде.
Герой яшьләрне тырышып укырга, намус белән хезмәт итәргә, чын кешеләр булырга чакырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурова: “Кирәк булгач, без мылтыктан атарга да өйрәндек. Тыныч тормышның кадерен белик!” — диде.
“Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов үзенең ялкынлы чыгышында Ватанны саклау, хәрби бурычны үтәү төшенчәләренең һәркем өчен изге булуын әйтте. Гасырлар буе бу шулай килгән һәм шулай булып калырга да тиеш. Моның мисалларын без һәрвакыт күреп торабыз, “кайнар нокта”ларда гомерләре өзелгәнякташларыбыз истәлеген изге итеп саклыйбыз.
Арчаның 2нче урта мәктәбе укытучысы, Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Марат Лотфуллинның сыйныф җитәкчесе Татьяна Егорова чыгышын тыңлаганда тамакларга төер утырды, күзләрдә яшь иде.
Арча педагогика көллияте укытучысы, “Кар десанты” эзләү отряды җитәкчесе Илһам Низаметдиновның каты сугышлар барган “Үлем үзәне”ндә әле бик күп сугышчыларыбызның сөякләре күмелмиятуы турында сөйләвен дә тыныч кына тыңлау мөмкин түгел: “Без 200ләп сугышчының калдыкларын җирләдек, өч кешенең кемнәр булуын ачыклый алдык”, — диде.
Шундый эзтабарлар өч якташыбызны табып бирделәр. Аларның икесе туган авыллары зиратларында җирләнде, өченчесен кайтару эшләре алып барыла.
Әлеге кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова, Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурова, миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова районыбызның бер төркем яшьләренә Россия гражданины паспортлары тапшырдылар. Бу көн алар хәтерендә гомергә саклана торган истәлек булып калыр.
— Батырлыкка һәрвакыт урын бар, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Без илебез азатлыгы өчен каһарманнарча сугышкан, тыныч хезмәттә фидакарьлек күрсәткән якташларыбыз истәлеген изге итеп саклыйбыз. Алар хөрмәтенә Геройлар Аллеялары булдырылды, урамнарга аларның исемнәре бирелде. Шул ук вакытта безнең өчен тарихи гаделлек кадерлерәк. Соңгы вакытта табылган архив документлары нигезендә Леонид Михайлович Соколовның Биектау районы Бимәр авылында туганлыгы ачыкланды. Бүген без бу документларны Биектау районы вәкилләренә тапшырабыз.
Менә шулай бер Героебыз күршеләргә китте. Әмма соңгы вакытта без тагын биш якташыбызның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булулары турында мәгълүматлар алдык. Алар турында соңрак сөйләрбез.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз