“Диңгез пиратлары” дигән су бәйрәме

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Диңгез пиратлары” дигән су бәйрәме үткәрелде. Анда “Өмет чыганагы” балаларны тернәклән-дерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашты. «Полундра», «На абордаж», «Диңгез десанты» бәйгеләре балаларга бик ошады. Тренер Илшат Габдрахманов һәм коткаручы Адель Мөҗипов һәрчак ярдәмгә килергә әзер булып, алар янында торды. Чараны оештыручы Гүзәл Мозаффарова бәйрәмдә катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International