Бирәчәкне киләсе елга калдырма

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Бирәчәкне киләсе елга калдырма
2014 елның 1 декабренә “Водоканал–Сервис” ширкәтенә торак–коммуналь хезмәтләр өчен кулланучыларның 2 млн. сумга якын бирәчәге бар. Шуның 935 мең сумы шәхси секторга туры килә.
Шундый ук хәл “Жилкомбытсервис” ширкәтенең халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә күзәтелә. Мәсәлән, әлеге ширкәткә кулланучыларның бирәчәге 700 мең сумнан артып китә. Шуның 326 мең сумы — шәхси секторныкы.
Район прокуратурасы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча “Водоканал–Сервис” һәм “Жилкомбытсервис” ширкәтләре җитәкчеләренә законны бозу очракларын бетерү һәм торак–коммуналь хезмәтләр өчен халыктан бирәчәкне җыеп алу буенча чаралар күрүне (суд аша да) таләп итте.
Торак–коммуналь хезмәтләр өчен барлык кулланучылар да вакытында түләргә бурычлы.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International