Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Пенсия артырмы, әллә шул килеш калырмы
2014 елның 19 декабре, җомга
Пенсия артырмы, әллә шул килеш калырмы
Газета укучыларыбыз 2015 елдан пенсияләрнең яңача исәпләнүе турында кызыксына. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.
— Рузия Илсуровна, пенсияне яңача исәпләү турындагы Федераль закон яшьләргә генә кагыла икән, дигән сүзләр йөри...
— “Иминиятләү пенсияләре турында”гы Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан барлык пенсионерларның да пенсияләре яңача исәпләнәчәк. Пенсия фондына взнослары күчеп баручыларга һәр ел саен яңа формула буенча шәхси пенсия коэффициенты куела. Ул балл белән билгеләнә.
— Димәк, стажның әһәмияте булачак.
— Әйе, эшләгән еллар күбрәк булган саен баллар да күбрәк җыелачак.
— Яңа формула буенча исәпләгәндә пенсионерның пенсиясе элеккегә караганда азрак яки күбрәк чыкса?
— Яңа программа буенча исәпләгәндә пенсия элеккегә караганда кимрәк чыкса, ул вакытта пенсионерның пенсиясе үзгәрешсез кала, пенсия артыграк исәпләнсә, пенсионер күбрәк пенсия алачак. Яңа формула буенча исәпләү әйбәт хезмәт хакы алып эшләгән зур стажлы пенсионерларга отышлы булыр, дип уйлыйбыз.
— Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләүчеләрнең пенсияләре 2016 елдан якынча 1 мең сумга артачагы хакмы?
— Әйе. Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән хезмәтчәннәрнең пенсияләренең база өлеше 2016 елдан 25 процентка артачак. Якынча ул 1 мең сум булачак.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз