Тигезлектә үткән гомер

2014 елның 19 декабре, җомга
Тигезлектә үткән гомер
Арчада яшәүче Тәгъзимә белән Үзбәк Хәкимовларның (икесе дә Казиле авылыннан) бергә яши башлауларына 50 ел. Аллага шөкер, тигезлегебез бар, дип куана алар. Әтиләре сугышта үлеп, икесе дә әтиле балаларга кызыгып үскән. Әниләре ялгызлыкка сыкрап гомер иткән.
Дин юлына баскан Тәгъзимә апа сабыр булырга, артык казганмыйча, шөкер итеп яшәргә, балаларны ятим итмичә гаиләне саклап калып, тигезлек белән гомер кичерергә киңәш итә. Бу олы тормыш тәҗрибәсе туплаган ана сүзе.
— Нинди генә кыенлык булса да, балаларны ятимлектә үстермәм, дип сүз бирдем үземә, — ди Тәгъзимә апа. — Гаилә булгач, төрле вакыт була, телеңне тешләп, сабыр итә белергә кирәк. Әтиләре коры кеше булса да, кешедә характер булмый калмый, Аллага шөкер, итсез аш ашатмады, балалар да үскәндә безнең әти әйбәт, эчми, тартмый, сүгенми дия торганнар иде. Кара-каршы кычкырышканны хәтерләмим.
Ә Үзбәк абый:
— Тәгъзимә бик тырыш булды, кайнар ризыктан бер дә өзмәде, — дип шөкер итә. — Үрнәктә механизация мәктәбендә механизаторлыкка укыдым. Колхозда эшләдем, 5 елга чирәм җир күтәрергә җибәрделәр. Таң атуга тракторга утырам да, караңгы төшкәнче эшлим. Чирәм җирне күтәргән өчен орден, медаль белән бүләкләндем. Армиядә хезмәт иткәннән соң Арчада “Сельхозхимия”гә эшкә кердем. Чылбырлы тракторга утырдым. Колхозлар тирескә батып беткән иде, шуларны чыгардым. Казанбаш, Күпербаш, Яңасала, Венета юлларын күтәрдек. Вакыт белән исәпләшмичә, шушы эшне эшләп бетерим, дип тырышыр идем. Тракторны калдырып, 10 километр җәяү кайткан вакытлар да булды. “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләндем. Трактор тавышыннан баш шаулый башлагач туктадым, бригадирлыкка күчерделәр.
1974 елда йорт салып чыгалар. Балалар үстерәләр. Мул итеп терлек асрыйлар. Су ташу, утын яру, күмер алып керү, җәй буе печән киптерү, аны өю — барысы да балалар кулы аша уза. Өлкәннәр, балаларыбыз тәртипле, дип сөенә. Олысы Нияз — сөт комбинатында инженер, Зәлифә — укытучы, гаиләсе белән Кокушкинода яши, Ильяс “Илком” ширкәте житәкчесе. Барысы да югары белемле, гаиләле.
— Әти (Нургали) безнең бик тә малай көткән, — дип сөйли Тәгъзимә апа. — Сугышка киткәндә дүртенчебез корсакта калган. Әтинең нибары ике хаты килгән. Малай тугач, әни аңа хат язып салган. Улы туганын белгәндерме, юктырмы — анысы сер булып калды. Ленинградтан 200 километр ераклыкта Новгород өлкәсендәге Змеявка авылына каберенә барып кайттык. Бик күп солдат күмелгән ул каберлеккә. Күпләп кырылганнар икән... Догалар укып кайттым. Әни Җофарбикә 27 яшемдә тол калдым, дияр иде. Иптәш кызларның әтиләре бар иде. Үсә төшкәч, алар пәлтә алып киде. Кием булмагач, клубка чыгарга хурланып, утырып елый идем. Әтисезлекнең ачысын күп татыдык...
Тәгъзимә колхозда фермада эшли, мәктәптә җыештыра, Арчада шактый еллар промкомбинатта тире эшкәртү цехында эшләп, пенсиягә чыга. Акчасы булсын дия–дия авыр хезмәт башкара.
…Кинәт телефон шалтырады. Тәгъзимә апа кесә телефоныннан: “Нихәл, кызым!” — дип сөйләшә башлады. Соңыннан: “Кокушкинодан кызыгыз шалтыратамы?” — дип сорыйм.
— Юк, киленем, — дип җавап бирде Тәгъзимә апа. — Ильясның хатыны, үзәк даруханәдә мөдир булып эш-ләүче Лилия кызым шалтырата. Кайчакта үз кызым Зәлифә уены-чыны белән болай ди: “Әни, син миңа исем белән дәшәсең, ә киленнәреңә кызым дисең”. Ә мин: “Кызым, син бәхетле, безнең өчен җаның тыныч, без өлкәннәрне мондагы ир туганнарың, аларның гаиләсе (Нияз—Наҗия, Ильяс—Лилия, балалары) кайгырта”, — дим.
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International