"Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече"

2014 елның 19 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2014 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече Грантлары алу өчен конкурс уздырган иде. Җиңүчеләр арасында безнең районнан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш икътисадчысы Ленар Абдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов, “Татарстан” ширкәте баш хисапчысы Вәсилә Сабирова, “Ак барс” агрокомплексы” баш инженеры Айдар Исламов, “Северный” ширкәте зоотехнигы Ирек Сәләхов, “Ак барс” агрокомплексы” баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев, “Вамин–Мәрҗани” ширкәте ветеринария табибы Камил Мостафин бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International