Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ачыктан–ачык сөйләштеләр
2014 елның 19 декабре, җомга
Ачыктан–ачык сөйләштеләр
“Сезнең һөнәр — элек–электән мактаулы, дәрәҗәле. Исемегез гомер буе укучыгыз күңелендә яшәячәк. Алга куелган бурычыгыз да зур — сезнең эш нәтиҗәсенә, балаларга биргән тәрбиягезгә илебезнең, районыбызның киләчәге бәйле. Шул уңайдан без бүген һәммәбезне борчыган уртак проблемаларны ачыклау, аларны чишү юлларын табу өчен ачыктан–ачык сөйләшүгә җыелдык”.
Шушы сүзләр белән район башкарма комитеты җи-тәкчесе Илшат Нуриев район мәктәпләре директорлары һәм аларның укыту–тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән узган киңәшмәне ачып җибәрде. Мәгариф системасының төп юнәлешләрен үз эченә алган аралашуда мөгаллимнәр үз мәктәпләрендәге тәҗрибәне башкалар белән уртаклашудан тыш, гомуми проблемаларны да җиткерделәр һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Кәлимуллина мәгарифнең бүгенге халәте һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.
“Россиянең иң яхшы мәктәбе” дәрәҗәсенә ничек ирешеп була? Әлеге сорауга җавапны Лесхоз мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаев үз мәктәпләренең эшчәнлеге мисалында аңлатты. Татар мәктәбендә укыган укучыга БДИны рус телендә тапшыру җиңел түгел. Бу сорауны күмәкләшеп күтәреп чыкканда уңай якка хәл итеп булмасмы? Әмма татарча укыганнар да БДИны яхшы күрсәткечләргә тапшыра бит. Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова моңа ничек ирешеп булуы турында үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең көндәлек проблемалары да аз түгел. Әйтик, белем күтәрү курсларында укыганда укытучыларга үз акчаларын тотарга туры килә. Шулай ук укучылар район үзәгенә ярышларга, олимпиадаларга барганда әти–әнисеннән юл чыгымнары өчен акча сорарга мәҗбүр. Районда бу мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге бармы?
Болар һәр мәгариф хезмәткәренә дә кагыла. Илшат Нуриев аларны хәл итү юлларын эзләячәген, бу сорауларны мәгариф һәм фән министрына да җиткерәчәген әйтте. Район үзәгендә бер генә татар мәктәбе булмавы да җитәкчене борчый.
Лесхоз мәктәбендә 200 бала укый. Ә мәктәп 108 балага гына исәпләнгән. Үрнәктә яңа төзеләчәк балалар бакчасы бинасында башлангыч сыйныф укучыларына да бүлмәләр булмас микән, ди мәктәп директоры.
— Киләсе елга Мөндеш, Үрнәк авылларында бер типтагы балалар бакчалары төзеләчәк. Әлеге стандарт бакчаларның проектына үзгәреш кертеп булмый, — ди Илшат Нуриев. Мәктәп директорларының мәктәпкә вак–төяк төзекләндерү эшләренә шулай ук үз акчаларын тотуга ризасызлыкларына каршы җитәкче булганны саклап тотарга кирәк, дигән фикерне ассызыклап, Пөшәңгәр мәктәбе, Яңа Кенәр лицеен мисалга китерде. “Пөшәңгәр мәктәбе 10 ел элек төзекләндерелгән булган, ә карап торышка быел гына яңартылган кебек”, — диде ул. Район финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев финанс чыгымнарын нәрсә өчен тотарга мөмкинлеген һәм акча бүленүнең үз кысалары барлыгын аңлатты.
Белем бирү нәтиҗәләренә килгәндә, Илшат Нуриев укытуның сыйфатына игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады. Чөнки район быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча түбән төшкән. Шулай ук балаларны чит илдәге яшьтәшләре белән Интернет аша аралашуга юл күрсәтергә дә тәкъдим итте җитәкче.
Җанлы сөйләшү булды бу. Аралашу барышында сөйләшкәннәр нәтиҗәсез калмас, район башкарма комитеты җитәкчесе янына мәктәптәге проблемалар, сорау–тәкъдимнәр белән килүчеләр дә булыр әле. “Андыйлар өчен һәрвакыт ишекләр ачык”, — ди Илшат Нуриев. 25–26 декабрьдә мәктәпләрдә узачак чыршы бәйрәмнәренең кайберләрендә район башкарма комитеты җитәкчесенең дә катнашуы көтелә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз