Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Изге сәфәрдән кайткач
2014 елның 19 декабре, җомга
Изге сәфәрдән кайткач
Арча Укучылар сараенда эшләүче Дамир Таҗиевка быел Хаҗ сәфәре кылу насыйп булган. Дамир абыйның изге гамәлдән соң тышкы кыяфәте генә түгел, тормышка карашы да үзгәреп кайткан сыман тоелды. Һәрхәлдә, сөйләмендә бу сизелә. Иманның чистаруы кешене үзгәртергә сәләтле шул.
“Без Арча районыннан 13 кеше бардык. ТР Диния Нәзарәте юллап алган квота буенча хаҗ кылырга баручыларны 220 шәр кеше сыйдырышлы 8 самолет алып барды, — дип сөйләп китте ул.
— Хәзер изге сәфәр кылучыларга бару–кайту, яшәү өчен уңай шартлар тудырылганлыгын беләбез, ә элек бик күп авырлыклар күргәннәр бит, хәтта әйләнеп кайта алмаучылар да күп булган. Сезнең сәфәр дә уңайлы булдымы?
— Хаҗ кылу үзәге булган Мәккәдәге Әл–Хәрәм мәчетеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан кунакханәдә яшәдек без. Әлхәмделиллаһ, хаҗ гамәлләрен тулысынча үтәп кайттык, Аллаһы кабулдан кылса иде. Һәр чорның үз авырлыгы, әлбәттә. Элек, хаҗга дөяләр өстендә барган чорда кеше ул кадәр күп булмаган. Хәзер кешенең күплеге алҗыта, бар җиргә чират торасы. Безнең өчен эсселек бик яман булды — анда без яшәгән көннәрдә һава торышы 45 градус иде, төннәрен 30 градус. Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә 22 көн булдык. Шуның 4 көне — хаҗ көннәре. Беренче көнендә иртән кояш чыкканнан алып ахшам намазы кылу. Гарәфә үзәнендә көне буе дога кылдык. Доганы үзең өчен генә түгел, гаиләң, туганнарың, якыннарың, дусларың, күршеләр, хезмәт-тәшләрең өчен дә кыласың. Мин Арча халкы, Татарстан һәм Җир шарының барлык мөэмин–мөселманнары өчен, араларында бармый калучыларның һәммәсенә дә хаҗ кылу мөмкинлеге туса иде дип тә сорадым. Бу Гарәфәдә тору дип атала.
Ахшам намазы җиткәч автобуслар белән Мөздәлифә үзәненә күчерделәр. 8 млн. кеше шушы үзәндә төн уздырдык. Кем кайда урын таба ала, шунда урнаша, ташлар өстенә намазлыгын яки җәймә җәеп, ачык һавада йоклый. Монда байлар да, ярлылар да юк, бар кеше дә бертигез.
Иртәнге намаз укылуга җәяүләп Мина үзәнлегенә күчтек һәм шуннан соң барлык юлны җәяүләп үттек. Чөнки машина юлларын тутырып халык агымы бара. Мина үзәнлегендә бихисап күп палаткалар куелган: бу шәһәрчекнең очы да, кырые да күренми. Бер палаткага 88 кеше урнаша. Салкын һава өрдерү җиһазлары белән җиһазландырылган палаткаларда өч көн яшәп, һәр көнне Джамарадка таш атарга бардык, Әл–Хәрәм мәчетендә тәваф (Кәгъбәне җиде тапкыр әйләнү) һәм сәги (Сафа һәм Марва таулары арасын җиде мәртәбә йөгереп узу) кылдык.
— Кайчак хаҗ сәфәре кылучылардан могҗизаларга тарулары турында ишетергә туры килә...
— Чыннан да, могҗизалар була икән. Кәгъбәдәге кара таш турысында икенде намазын укырга туры килде. Сәҗдәгә берничә секунд соңарып киттем. Алдымда кара ташлар урнашкан (сигез кисәктән тора), көмеш койма белән әйләндереп алган, күп кешеләрнең күрергә, орынырга хыялы булган могҗиза ачылды. Хаҗиларның 90 проценты аны күрә алмыйча кайтып китә. Икенчесе, Мәдинә шәһә-рендәге Ән–Нәби мәчетендә пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. кабере турысында ук ахшам намазын уку булды. Шул урында укыйм әле, дип алдан планлаштырсаң һич мөмкин түгел бу, чөнки иң күп кеше, иң зур тыгызлык шушы ике урында.
— Тәэсирләр?
— Тәэсирләр бихисап. 1 млн. кеше сыйдырышлы әл–Хәрәм мәчетенең матурлыгына исең китәрлек. Мәчеткә 98 капкадан керергә мөмкин, һәр капканың исеме бар. Бөтен җир шары шуның эчендәге Кәгъбәгә юнәлеп намаз укый, кыйбла шушы була инде. Мәккәдәге бар гамәл дә гыйбадәт. Биш вакыт намазны барлык мөселманнар өчен изге булган мәчетләрдә укыдык. Мәккәдән Мәдинәгә кадәр 500 чакрым араны автобусларда бардык. Тәрәзәдән чүлләр, тауларны манзара кылдык. Шушы араны пәйгамбәребез дошманнар эзәрлекләвендә качып бара.
Хаҗ гамәлләре тормыш мәшәкатьләре белән каткан бәгырьне йомшарта, калебне чистарта, кыямәт көнен күргәндәй буласың. Чөнки өстеңдәге ике кисәк ак материал (бу хаҗда ир–атларның махсус киеме) кәфенлеккә ишарә, тирә–юньдәге кешеләр тыгызланып сине кысканнар, ләкин син алар белән сөйләшә алмыйсың, чөнки төрле милләттән. Һәр кеше дога кыла, Аллаһыдан ялвара, синдә кешенең эше юк. Шул яклары белән кыямәт көнен хәтерләтә сыман.
Әңгәмә ахырында мин барлык газета укучыларга Аллаһы Тәгаләдән пакь, хак, нык иман, хәләл ризык, Аллаһыга карата ихтирам тулы йөрәкле булу, Аллаһыны даими рәвештә искә алучы тел, беркайчан бозылмас тәүбә сорыйм. Аллаһы барчабызның әхлагын яхшыртсын, начар гамәлләрне ерагайтсын иде.
— Аллаһы Тәгалә үзегезнең дә хаҗыгызны кабул кылсын иде, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз