Арча аюларын санарга куштылар

2014 елның 19 декабре, җомга
Арча аюларын санарга куштылар
Быел Сурнар урманында җиләк җыючылар аю күргәннәр, дип шау итеп алганнар иде. Аю, бүреләрдән өркү элек–электән килә бит инде. Урманда аю- бүре түгел, ә ят кеше очрау хәтәррәк. Чөнки җәнлекләр кешедән качарга тырыша. Ә ят кеше синең нәрсәңәдер кызыгырга мөмкин.
Күптән түгел Арчада үткән семинарда Татарстан Республикасы хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Федор Батков берничә районда, шул исәптән Арча районында да, аюларның исәбен алырга кушты.
Киңәшмәдә башка кыргый җәнлекләр һәм кошларның исәбен алудагы үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Гыйнвар, февраль айларында аучылык хезмәткәрләре эзләр санарга чыгачаклар.
Быел аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләренең белемнәрен дә тикшерәләр. Безнең районнан Җәүдәт Нигъмәтҗанов һәм Айдар Ильясов яңа таныклыклар алды инде.
Киңәшмәдә шулай ук браконьерларга каршы көрәшне көчәйтү турында да сүз барды.
— Соңгы вакытта Гөберчәк басуында төнлә 4 автобраконьерны тоттык, — ди Арча районы буенча дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. — Мондый рейдлар дәвам итә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International