Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа балалар бакчасында
2014 елның 19 декабре, җомга
Яңа балалар бакчасында
Арча станциясендәге 9нчы балалар бакчасы мөдире Надия Мифтахетдинова бүлмәдәге тәрәзә пәрдәсен ачып: “700дән артык күп балалы гаиләгә бирелгән җирләр монда”, — дип буш басуга күрсәтте. Зур шәһәрчек калкып чыгачак биредә!
Югыйсә, юл кагыйдәләре буенча үткәрелгән чараны карарга дип кенә килгән идек. Ә күпме мәгълүмат алдык, бакчадагы зәвык белән эшләнгән һәр нәрсәгә сокландык, уңайлыкларны күреп тел шарт-латтык. Бакча ул диварлары белән дә тәрбияләргә тиеш. Килеп керүгә сөекле шагыйребез Г. Тукайның сүрәтенә, андагы шигырь юлларына күз төшә. И туган тел, и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле... Бөек шагыйребез хөрмәтенә куелган зур вазадагы чәчәкләр тирә–юньгә ямь биреп тора. Диварларга ясалган Г. Тукайның әкият геройлары күзне иркәләп кенә калмый, Шүрәлеләре белән серле дөньяга алып керә. Психолог, логопед бүлмәләре, музыка, спорт заллары, әкият театры, фольклор, вокаль ансамбльләр, музыка кораллары оркестры, татар, рус, инглиз телләре дәресләре, хореография, рәсем сәнгате түгәрәкләре — болар бар да кызыклы.
— Улыбыз Рүзәлне кечкенәләр төркеменә йөртәбез, — дип сөйли Айваннан Гөлнар Шәмсетдинова. — Балалар бәхетенә төзелгән бакча бу. Тәпиләп барсаң да ерак түгел. Әллә каян балкып күренеп тора. Капкасыннан керүгә матурлык дөньясына эләгәсең. Саф һавада уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә эшләнгән. Карын көрәп торалар. Үзебезнең төр-кемгә аерым ишектән ке-рәбез. Киенү–чишенү урын-нары иркен. Киемнәр шкафының астыннан җылылык торбалары үтә, аяк киемнәре кибеп тора. Идәннәр җылытылган. Телевизор бар. Тәрбиячеләребез баланың ничек көн үткәргәнен әйтеп тора. Улыбыз шигырь дә ятлап өлгерде инде. Ашавы яхшырды. Бала өчен бакча кирәк шул. Ияләнерме, иртәрәк түгелме икән, дип, башта икеләнгән идек, ярый әле бакчага илткәнбез дип сөенәбез хәзер.
— Безнең олы улыбыз Мурат зурлар төркеменә йөри, — дип сөйли Арча станциясендә яшәүче Гүзәл Зәйнуллина. — Бик ярата. Кайчан бакчага барабыз, дип кенә тора. Спорт залын сөйләп бетерә алмый. Анда велосипедлар, кечкенә тренажерлар бар, ди. Тәрбиячеләребез Рәилә Хәйдәровна белән Альбина Шамилевна баланың тәртибе, үсеше турында мәгълүматны җиткереп торалар. Улыбыз, әни, өстәлгә эс-кәтерләргә кадәр җәеп ашаталар безне, шундый матур, ди. Куанып бетә алмыйбыз.
Башка бакча тәрбияче-ләре фикерләре белән дә кызыксындым.
— Бакча менә дигән, җитәкчесе искиткеч, тәрбиячеләргә дә шушы югарылыкта эшләргә язсын, — дип тели 10нчы балалар бакчасының тәҗрибәле тәрбиячесе Фәния Гыйз-зәтуллина.
2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Медникова:
— Сүз дә юк, заманча бакча. Кызыгып, сокланып карап йөрдек, — дип сөйли. — Заман баласы өчен нәкъ менә шундый иркен, зәвыклы, техник яктан җиһазландырылган бакча кирәк. Төркемнәрдә балалар саны күп булмавы да уңай. Һәр төркемнең үз исеме, үз стиле булуы отышлы. Балалар да бик ошады миңа, ачыклар, чит апалардан куркып калмадылар. Коллективның әле яңа, ияләнү вакыты. Киң белемле, абруйлы җитәкчеләре белән бәхетле алар. Ә Надия Равилевнага шундый зур коллективны — олы машинаны эшләтеп җибәрүдә уңышлар телик.
...Зурлар төркеме тәрбиячесе Чулпан Гарипова балалар белән юл кагыйдәләре буенча оештырган чараны кызыксынып карадык. Бакчада балага белемне уеннар аша сеңдерәләр. Тәрбияче максатына иреште. ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән инспекторы Альберт Сабиров балаларга бүләкләр дә биргәч, и-и, сөенде инде сабыйлар.
— Юл кагыйдәләре буенча чараларны ай саен үткәреп торыгыз, безне дә чакырыгыз, сезгә дә бүләкләр алып килербез, — диде ул тәрбиячеләргә.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз