Бөтен ышаныч — үзегездә

2014 елның 19 декабре, җомга
Бөтен ышаныч — үзегездә
“Курса МТСы” ширкәтендә быел авыл хуҗалыгы техникасын ике урында ремонтлыйлар.
— Буш урын булгач гаражда да ремонтлауны оештырдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Яңа елга чәчкечләр, культиваторлар әзерлек хәленә килеп бетә.
Ислам Камалов, Тәлгать Ситдыйков, Фәрит Гайнетдинов составындагы звено зур эш башкарган. Фәрит Гайнетдинов күп еллар буе районның алдынгы комбайнчылары арасында.
— Минеке кебек яшел “ДОН”нар районда күп түгел инде, — диде ул. Кайсы хуҗалыкларда булуын, хәтта комбайнчыларын да белә.
Тракторчы Илдар Гыйльметдинов агрегатларын үзе ремонтлаган.
Радик Сафиуллин җәйге айларда “КСК–100” комбайнында эшли. Кышын тимерче алачыгында тырмалар ремонтлый.
Көздән басулар тулысынча эшкәртелде, бер мең гектарда арыш чәчтеләр. Чәчү өчен яхшы сыйфатлы орлыклар салып куелды, сорт-ларны яңартып торалар.
Бүгенге көндә 600 тонна аммиак суы кайтарылган, тагын 200 тонна кайтачак. Аммиак селитрасы, катлау-лы ашламалар кайтару буенча эш бара.
Иң мөһиме — эшләргә кеше бар. Соңгы елларда дәүләт программалары һәм хуҗалык ярдәмендә 24 йорт төзелгән. Аларда механизаторлар, терлекчеләр, белгечләр яши. Быел Сарай–Чокырчада хуҗалык ике фатирлы тагын бер йорт салдырган. Рифат Гыйлаҗев, Рамил Борһанов гаиләләре шунда күченгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов әйтүенчә, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Северный”, “Аю” ширкәтләрендә дә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау әйбәт оештырылган.
Хәзерге вакытта район буенча 669 тракторның — 195е, 272 культиваторның — 116сы, 276 чәчкечнең — 114е, 6 мең тырманың 1,4 меңе әзер. 200ләп төрле маркадагы агрегатларга, махсус остаханәләрдә генә көйләнә ала торган 24 чәчү комплексына тотынмаган килеш.
Барысы 87 миллион сумлык запас частьлар кирәк булып, шуның 11 миллион сумлыгы гына кайтарылган.
Минераль ашламалар мәсьәләсе тагын да катлаулырак. Гектарына кимендә 75–80 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) ашлама кертмәсәң, безнең басулардан җитәрлек күләмдә ашлык та, азык культуралары уңышы да алып булмаячак. Язгы чәчү вакытында кертү, көзге культураларны тукландыру өчен 5335 тонна аммиак селитрасы, 6034 тонна катлаулы ашлама, аларны алу өчен 200 миллион сум акча кирәк. Бүгенге көндә “Курса МТСы”ширкәтеннән башкаларда ашлама бөтенләй юк. Ә бәяләр арта тора, заводлар алдан түләү шарты куя.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International