Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйрәмнәр бәйрәмчә үтсен
2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Бәйрәмнәр бәйрәмчә үтсен
Узган ел 31 декабрьдә мәш килеп Яңа елга әзерләнәбез. Кичке сәгать 4ләр тирәсендә форточкадан төтен исе керә башлады. Атылып урамга чыктык. Арчада Түбән урамында берәүләрнең утын мунчасы яна. Безнең Зур урамыннан ерак түгел ул. Янгын сүндерүчеләр янгынга җәелергә ирек бирмәде. Зыян күрүчеләргә дә, күршеләренә дә бәйрәм бетте...
Бәйрәм көннәрендә аерата сак булырга кирәк шул. Бу турыда район җитәкчелеге, янгынчылар, полиция, җирле үзидарәләр алдан кисәтә.
— Яңа 2015 елны хәвеф–хәтәрсез генә каршыларбыз, дип ышанасы килә, — ди янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов. — Чыршыларны янучан материаллардан ясалган уенчыклар, шәмнәр белән бизәргә ярамый. Электр яктырткычларын катгый рәвештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдә-ләре буенча гына кулланырга һәм тоташтырырга кирәк. Хәзер кибетләрдә һәм базарларда шартлаткыч әйберләр күп сатыла. Товар сертификацияле булырга тиеш. Салютны махсус билгеләнгән урыннарда гына атарга ярый.
— Иске елның соңгы көнендә мунча янудан башка “яңа ел сәбәбе” белән чыккан бәхетсезлек очраклары булмады, — ди дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин. — Ә, гомумән алганда, Россия-дә “яңа ел сәбәбе” белән чыккан янгыннар арта бара.
— Янгыннар гадәттә шәмнәр, төзек булмаган электр гирляндалары, пиротехник әйберләр белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыга, — ди инспектор Илшат Мәхмүтов. — Ясалма һәм сыйфатсыз электр гирляндаларын куллану һәм аларны ялгыз өйдә яндырып калдыру куркыныч. Хлопушкалар, петардалар, мини-ракеталар, фонтаннар, рим шәмнәре, бенгаль утлар һ.б. аерата янгын куркынычы тудыра. Чөнки аларны эшләткәндә тирә–якка очкыннар чәчри, ялкын барлыкка килә. Хәтта үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары бар. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында. Һәр товар әйбәтләп төрелгән, ничек кулланырга кирәклеге рус телендә язылган булырга тиеш. Янгын килеп чыккан очракта “01”, “112” телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.
— Соңгы вакытта районда янгыннар ешайды, — ди Рөстәм Сафин. — Күп очракта алар ут чыбыклары дөрес ялганмаганнан, исерек килеш тәмәке тартудан, мунчаны караучысыз яндырып калдырудан, төзек булмаган мичләрдән чыга. Быел янгыннарда 5 кеше үлде. Шуларның икесе өлкән кеше. Ялгыз карт–карчыкларның хәлләрен белеп торырга кирәк.
Район хастаханәсе педиатры Алсу Кузнецова белән сөйләшәбез.
— Балаларга шартлаткыч, утлы уенчыкларны бөтен-ләй сатып алмаска кирәк, — дип кисәтә табибә. — Яңа ел бәйрәмнәре башлану белән, теләсә нинди ризык ашап, хастаханәгә аллер-гиядән һәм эче авыртып килгән балалар ешая. Әти–әниләр игътибарлы булсыннар иде.
“Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсенең өлкән фельдшеры Мәдинә Сәлахова:
— Бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекләр, ашау белән артык мавыкмаска кирәк, — дип киңәш итә. — Андый вакытта махмырдан, күп ашаудан авыртып шалтыратучылар күбәя. Бозлавыклар, тау-ларда шуулар да имгәнүләр китерергә мөмкин. Хәзер вирус котырган чак. Аз гына тән температурасы күтәрелсә дә, тизрәк “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраталар. Безнең бәйрәмнәр вакытында болай да эш күп була, температура төшерүнең төрле чарасы бар, төшерә алмаган очракта гына безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
... Узган ел 31 декабрьдә мунчасы янган яшь гаиләнең хәлен белдем.
— Хәзер мунчага әнигә йөрибез, — ди хуҗабикә. — Башкаларга мондый Яңа ел “бүләге” булмасын иде инде, мунчаны карап кына яксыннар, мичен төзек тотсыннар.
Хөрмәтле газета укучылар, бәйрәмнәр хәвеф–хәтәрсез, бәйрәмчә үтсен! Яңа ел белән сезне!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз