Арча районы Утар Аты авыл җирлегенең үз тракторы бар

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Арча районы Утар Аты авыл җирлегенең үз тракторы бар. Җәй көне “МТЗ–82” тракторына арба тагып, график буенча авыллардан чүп–чарны түгүне оештыралар. Кыш көне авыл урамнарын кардан чистарту проблемасы да бетте.
— Әлегә ягулык чыгымнарын үзем түлим, — ди авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов. — Тора–бара берәр нәрсә уйлыйсы булыр инде. Хуҗалык бакчаларын сукалауны оештырырга да исәп бар әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International