Эшмәкәрләр спортчыларны кайгырта

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Эшмәкәрләр спортчыларны кайгырта
“Арча” спорт мәктәбенең тренер–укытучысы Руслан Галәветдинов дәртләнеп волейбол ярышларын әзерләп йөргәндә редакциягә дә кереп чыкты.
— Арчаның 7нче мәктәбе спорт залында иганәчеләр ярдәме белән волейбол ярышлары оештырабыз, — ди. — Минем әти Рәдиф тә волейбол уйнаган кеше. Үзем дә уйныйм. Волейбол сөючеләр өчен мондый иганәчеләр турниры беренче тапкыр үткәрелә.
Ярышлар “Мастер дома” һәм “Samina–Tour” призларына оештырыла. Руслан Галәветдинов әлеге шир-кәтләрнең җитәкчеләре Руслан Касыймов һәм Ләйсән Исхакова ярдәменә таяна. Бу үзенә күрә Яңа ел бүләге – Яңа ел волейбол турниры була.
Ярышлар да бәйрәмчә күтәренке рухта үтә. 5 команда катнаша. Айван–1, Айван–2, Түбән Аты, Түбән Мәтәскә һәм Арча станциясе командалары. Айван–1 командасы жиңеп чыга. Арча станциясе командасы егетләре дә бик җитез уйный — 2нче урынга лаек булалар. Айван–2 командасы 3нче нәтиҗәне күрсәтте.
“Мастер Дома” ширкәте җитәкчесе Руслан Касыймов:
— Мин Руслан Рәдифович идеясен шатланып күтәреп алдым, — дип сөйли. — Сәламәт тормыш рәвешен хуплыйм. Спортчыларга уңышлар телим.
— Спортта уңышларга ирешүчеләрне хөрмәтләү бик кирәк, — ди Ләйсән Исхакова. — Алга таба да безнең туризм агентлыгы спортчылар белән янәшә атлар, дип уйлыйм.
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International