Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Дәүләт ярдәменнән ташламас
2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Дәүләт ярдәменнән ташламас^
Быел безнең районнан биш кеше гаилә фермаларын үстерүгә, ике кеше эш башлаучы фермерларга, биш кеше лизинг–грант программалары буенча дәүләт ярдәме алды.
Гаилә фермаларын үстерүгә ярдәм алучылар арасында Айгөл Хәкимуллина да бар. Алар ире Ленар белән Субаш Аты авылында ташландык биналарның берсен торгызып эшли башлаганнар.
Авыл хуҗалыгындагы барлык “реформаларны”да кичергән авыл ул Субаш Аты. Заманында данлыклы урта мәктәбе, балалар йорты булган, тормыш кайнап торган авыл әкренләп сүнү хәлендә. Колхозлар бетәр алдыннан “Арча АТПсы”на биргәннәр иде аны. Ул елларда авыл яңа сулыш кичерде, асфальт юл килде, мәчет, кибет салынды, мәктәп, клуб яңартылды. Ул фермадагы бура кадәр үгезләр әле бүген дә күз алдында.
Аннан соң рапстан дизель ягулыгы ясыйм дигән инвестор килде һәм булганның барын да туздырып китеп барды. Хәкимуллиннар, Әтнәдән килеп, әнә шул фермаларның берсенә җан кертергә маташалар.
— 35 сыерыбыз, 18 тана, бозаулар бар, — ди Ленар. — Айга 10 мең сум түлибез дип тә авылда эшкә кеше табып булмый.
Дәүләт ярдәме күбрәк булсын иде. Юллар да начар. Ә болай без эшләргә дип дәртләнеп килдек. Мин үзем Әтнәдә техникум бетердем, белгечлегем буенча фермер–оештыручы.
Без Субаш Атыдан кайткач, район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге мөдире Зөлфәт Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттек.
— Бүгенге көндә кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт яр-дәме нинди формаларда тормышка ашырыла?
— Бер елга кадәр эшләүче крестьян–фермер хуҗалыкларына крестьян–фермер хуҗалыкларын оештыру һәм үстерү өчен 1 миллион 500 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бар.
Моннан тыш, көнкүрешне булдыруга 250 мең сумга кадәр грант бирелә.
Бер елдан артыграк срокта теркәлеп эшләүче хуҗалыклар 5 миллион сумга кадәр грант ала алалар.
Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә шулай ук 5 миллион сумга кадәр грант бирү каралган.
Статистика органнарына үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча хисап тапшыручы крестьян–фермер хуҗалыкларына дәүләттән ашлама, ягулык, орлык, нәселле терлек алу өчен субсидия бирелә.
— Техника алу буенча программалар бу хуҗалыкларга кагыламы?
— Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы техникасын алу буенча 40х60 программасын тормышка ашыра. Аның 40 процентын хөкүмәт, калганын алучы үзе түли.
—Республикада сәнәгать мәйданчыкларын булдыру буенча программа гамәлдә. Бу эшкә алынучыларга дәүләт нинди ярдәм күрсәтә?
— Җиһазлар алу өчен 50 процент субсидия, күчемсез сәнәгать мәйданчыгын сатып алуга чыгымнарның 25 процентына кадәр компенсация, аренда чыгымнарының 25 процентына кадәр компенсация, лизинг килешү-ләре буенча җиһазлар алуга чыгымнарның 50 процентына кадәр субсидия каралган. Шулай ук энергия саклауга, энергетика аудитына һәм энергия саклау челтәренә тоташтыруга субсидия бирелә.
Район башкарма комитеты шәхси эшмәкәрләрне сәнә-гать мәйданчыклары территорияләренә бизнес урнаштыру буенча сөйләшүгә чакыра.
— Безнең эшмәкәрләр кайсы программаны күбрәк куллана?
— Иң киң таралганы — Лизинг–Грант программасы. Бу программа буенча эш башлаучы эшмәкәрләргә лизинг суммасының 45 процентына (1миллион сумнан артык түгел), эшләп торучыларга — 30 процентка кадәр (3 миллион сумнан артык түгел), гаилә фермаларына — 70 процентка кадәр (3 миллион сумнан артык түгел), сәнәгать мәйданчыклары территорияләрендә урнашкан эшмәкәрләргә 50 процентка кадәр бирелә.
Шулай ук яңа технология-ләргә зур игътибар бирелә. Әлеге программа буенча эш башкаручы эшмәкәрләр 500 мең сумга, эшләп торучылар 5 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Банклар да кече һәм урта бизнеска кредитлар бирә.
Район башкарма комитеты, эшмәкәрләрнең “Алгарыш” берлеге белән бергәләп бизнес программаларын сайлап алуда, конкурс гаризаларын һәм документлар папкасын әзерләүдә, юридик мәсьәләләрне (килешүләр, алыш–биреш, документлар) маркетинг мәсьәләләрен хәл итүдә, эшмәкәрнең дәүләт ярдәмен алуга кон-курсларда катнашуы өчен бизнес–проектларын әзерләүдә булышачаклар.
Әлеге программаларда катнашу өчен документларны бүгеннән әзерли башларга кирәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз