Герой исеменә лаеклы

2014 елның 26 декабре, җомга
Герой исеменә лаеклы
Газета укучыларыбыз игътибарына редакциягә килгән бер хаттан өзек китерәсе килә:
“Сезгә Татарстан Республикасының “Хәтер китабы” редакция коллегиясе әгъзасы, тарихчы–эзтабар Әхәт Садриев һәм эзтабар Рәхимулла Гарифуллин мөрәҗәгать итә. Без Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей–мемориале мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән солдат һәм офицерларның туганнарын, шулай ук хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләүдә катнашабыз.
Немец–фашист басып алучыларына каршы сугышларда геройлар һәлак була, кайвакыт аларның батырлыклары шаһитларсыз кала.
Йөрәкләрне дулкынландыргыч документлар — кулдан тутырылган, землянкаларда, окопларда һәм траншеяларда, Армия штабларында кул куелган бүләкләү кәгазьләре шул турыда сөйли. Әлеге документлар озак еллар яшерен грифы астында архивларда сакланган. Алар күптән түгел генә яшерен булудан туктаган. Бүләкләнүчеләрнең батырлыкларының төгәл тасвирламасы моңа кадәр тарихчыларга да, туганнарына һәм хәтта аларның үзләренә дә билгеле булмаган”.
Хатта батыр якташларыбызның кайберләре турында мәгълүматлар да бар. Без аларның берсе — Гарипов Равил турында тулырак сөйләрбез. Ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган, Наласа авылыннан.
Әлеге югары бүләккә тәкъдим ителгән, сугышка Арча хәрби комиссариаты аша алынган Зевакин Сергей Миронович, 1918 елгы, өлкән сержант, взвод командиры. 1944 елның июнендә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Зиннәтуллин Әсхәт Зиннәтулла улы, 1922 елгы, Кызыл Юл районы (Кенәр) хәрби комиссариатыннан чакырылган, 1945 елның 15 маенда Герой исеменә тәкъдим ителгән. Александр Невский ордены белән бүләкләнгән.
Четвериков Петр Алексеевич, 1912 елда туган, Арча хәрби комиссариатыннан алынган. Герой исеменә 1943 елның 9 октябрендә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Шәфигуллин Нургали, 1924 елгы, Әтнә хәрби комиссариатыннан алынган. 1944 елның 9 июлендә Герой исеменә тәкъдим ителгән. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Без бу кешеләр турында нәрсә дә булса белүчеләрнең район газетасы редакциясенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Бәлки аларның кайберләре безнең районга вакытлыча эшкә килеп, шуннан фронтка алынганнардыр?
Ә хәзер Гарипов Равил турында сөйләргә чират җитте. Искиткеч тормыш юлы үткән кеше ул. 17 яше тулганчы солдат шинеле кия. Исеме үк каз итләре чыгара торган Сослангер лагеренда 6 ай хәрби өйрәнү үтә. 1944 елның 25 маеннан К.Рокоссовский командалык иткән Белоруссия фронтында.
Якташыбызның нинди кыю, батыр кеше булуы турында сөйләүче Бүләкләү кәгазьләрен бүген дә тыныч кына укып булмый. 1944 елның 7 сентябрендә аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. 1945 елның 12 февралендә өченче дәрәҗә Дан ордены ала. “1945 елның 21 гыйнварында дошманның Прусколенк терәк пунктын алганда укчы полк кыен хәлдә калгач, иптәш Гарипов үзенең станоклы пулеметыннан төз һәм ышанычлы ут яудырды һәм 12 немецны юк итте, дошманның станоклы пулеметы утын бастырды.
“1945 елның 6 мартында Шварцвассер елгасындагы сугышта ул 7 немецны юк итте һәм, җиңелчә яралануга карамастан, сугышуын дәвам итте, үз иптәшләреннән бер адым да артка калмады. 1945 елның 7 мартында Гроссклинш авылында ул, үзенең расчеты белән дошманның берничә контратакасын кире кагып, 11 немецны юк итте. Монда ул дошманның 2 пулемет ноктасын, 5 немецны юк итте.
1945 елның 10 мартында Карт-хауз шәһәрендә аның расчеты пехота алдыннан пулемет һәм автоматлар белән урамнарны җентекләп тикшереп чыгып алга хәрәкәт итте. Монда ул дошманның 2 пулемет ноктасын тончыктырды һәм 5 немецны юк итте.
Рамкау авылы өчен сугышларда дошманның контратакасын кире какканда аның танкларын алга үткәреп, дошман пехотасын аяусыз кырып, 40тан артык немецны юк итте. Кызыл Йолдыз орденына лаеклы. Полк командиры, подполковник Р.Марусин”.
“Дошманның Данциг группировкасын юк итү буенча сугышларда ип. Гарипов үзен кыю, куркусыз, көчле ихтыярлы кече командир итеп танытты. Данциг янындагы сугышларда аның расчеты бик яхшы, туктаусыз эшләде.
1945 елның 25 мартында ул үзенең пулемет уты белән 19 немецны һәм дошманның 4 пулемет расчетын юк итте.
1945 елның 27 мартында Висла елгасын кичкәндә ип. Гариповның расчеты, дошманның көчле мылтык–пулемет һәм миномет уты астында каршы як ярга беренче булып чыкты һәм үзенең станоклы пулеметы белән дошманның ике ут ноктасын тончыктырды, дошман снайперын юк итте, шуның белән укчы роталарның кичүен тәэмин итте.
1945 елның 28 мартында Мертвая Висла елгасын кабат кичкәндә ул шулай ук үзенең расчеты белән каршы як ярга чыгып ротаның елганы кичүен тәэмин итте. Шушы вакытта аның расчеты дошманның 3 снайперын юк итте һәм 2 ут ноктасын тончыктырды, шулай ук уннан артык немец солдатын һәм офицерын юк итте.
1945 елның 30 мартында дошман контратакасын кире кайтарганда бөтен расчет сафтан чыкты, ип. Гарипов берүзе калып үзенең пулемет уты белән дошманның контратакасын кире кагуны тәэмин итте. Контужен булуга карамастан, сугыш кырын калдырып китмәде, ә контратакага ташланган немецларны юк итүен дәвам итте: ул 13 немец солдатын, 2 “Фаустник”ны һәм 3 снайперны юкка чыгарды. 1945 елның 31 маенда ип. Гарипов, 4 немецны әсирлеккә алды һәм 57 укчы булышлыгында немецларның бер зенит пушкасын кулга төшереп, диңгезгә чыгуны тәэмин итте.
Советлар Союзы Герое исемен бирергә лаеклы.
Полк командиры подполковник Марусин”.
Дивизия, корпус, Армиянең Хәрби Советында да “Лаеклы” дип табалар.
Тик менә фронт командующие, маршал Рокоссовский, ни сәбәптәндер, бүләкләү кәгазенә “Кызыл Байрак ордены” дип язып куя.
Равил абыйның тыныч тормыштагы хезмәте дә батырлыкка тиң. Аны белгәннәр бик тыйнак, гадел кеше иде, диләр. Сугышта юлбарыстан көчле булган, тынычта аттан артык эшләгән ул. Мөнирә апа белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр.
Авылдашлары аның каһарманлыгы белән горурлана, аның истәлеген кадерләп саклыйлар. Әле күптән түгел генә урта мәктәптә аңа багышлап бик мәгънәле, матур кичә үткәрделәр. Анда Равил абыйның балалары, оныклары, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты. Балалары Равил абыйның орден, медальләрен дә алып килгән, берсен дә югалтмый саклаулары аларга карата хөрмәтне тагын да арттырды.
Укучылар, укытучылар әлеге кичәне күңел җылысы биреп оештырган. Сугыш алды, сугыш башланган көннәр, авыр сугыш чоры фаҗигасе күз алдыбыздан үтте. Сугыш ветераны Газиз Сабиров, сугыш еллары авырлыкларын кичергән Илдус Насыйбуллин, Флера Төхфәтуллина сөйләгәннәрне балалар гына түгел, без, өлкәннәр дә, дулкынланып тыңладык.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов Равил абыйның сугыш кырында язылган бүләкләү кәгазьләрен аның балаларына тапшырды. Ә аларны дулкынланмый уку мөмкин түгел: чын Герой булган ул Равил абый!
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International