Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Театрның Сәярасы, Фердинанды, Гөлсинәләре бар
2014 елның 26 декабре, җомга
Театрның Сәярасы, Фердинанды, Гөлсинәләре бар
— Шулкадәр бирелеп, онытылып карадык, хәтта соңыннан басып кул чабарга да оныттык, — ди Арчада яшәүче ветеран укытучы Рәмзия Хәмидуллина.
Көпә–көндез залның тамашачы белән шыгрым булуына исләрем китте. Иске Ашыт халык театры Илгиз Зәйниевның “Әни, менә сиңа килен...нәр!!!” спектаклен сәхнәләштергән. Соңыннан спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның халык артис-ты Фердинанд Фәтхи белән сөйләштек.
— Бу беркем дә уйнамаган спектакль, — ди Фердинанд Фәтхи. —Г. Камал театры артисты, драматург Илгиз Зәйниевның әлеге әсәрен без беренче тапкыр сәхнәгә куйдык.
Автор әсәрендә нәрсә әйтергә теләгән – тамашачы бу турыда уйланмый калмагандыр. Күрше бабайның капка төбенә гармун тотып чыгып утыруы һәм күршеләрендә барган вакыйгаларга атап такмаклар җырлавы отышлы. Гармунчы Чыңгыз ролен башкарган 62 яшьлек ветеран Галимулла Шәрә-фиевка “Афәрин!” диясе килә. Ә кайнана Миңсылуның улы Зиннурның бер–бер артлы йортка киленнәр алып кайтуына ничек “чыдавын”, аның кулыннан төшмәгән табагачыннан аңлап була. Бу рольне уйнаган Иске Ашыт мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, халык театрларының республика смотры лауреаты Зөлфия Фәтхуллинаны һәм дә сәрхүш ролен башкарган театр режиссеры Илшат Заһидуллинны, кем белән генә сөйләшсәм дә, ай–яй, оста уйнадылар, дип мактап бетерә алмыйлар. Иске Кенәр китапханәчесе Мәннәф Йосыпов авыл егете Зиннур, Иске Ашыт китапханәсе мөдире Миләүшә Фәттахова, савымчы Лилия Исмәгыйлева, мәдәният йорты директоры Гөлсинә Халикова киленнәр Җәмилә, Румия, Әкълимә рольләрен бик килештереп уйнадылар. Вакытның үткәнен сизми дә калдык. Рәхмәт.
Театр тарихы дигәндә Сәяра Фәттерахманова күз алдына килә. Ул — Иске Ашыт мәдәният йорты ветераны, җырчы Фердинанд Фәтхинең әнисе.
— 1949 елда килдем мин клубка, — дип сөйли. — Миңа ул вакытта 21 яшь. Бик начар хәлдә иде клуб. Хәрабә клубка карап, эшли алырмынмы икән, дип икеләндем. Аннан кереп кителде. Хәтерлим әле, бер пәрдәлек “Җәмилә” спектаклен куйганны. Әкренләп зур спектакльләргә тотындык. “Шәмсекамәр”, “Галия-бану”, “Изге әманәт”, “Ул кайтты” “Казан сөлгесе” — бик күп спектакльләр уйнадык. Авылларга 35шәр кеше чыгып китәр идек. Яшьләр күп иде. И–и, Сәяра апа, бушка йөрибез инде, әмма театр уйныйсы килеп тора бит, диярләр иде. 60ка кадәр эшләдем. Аннан эшемне улым Фердинанд дәвам итте. Мине аңлап яшәгән кайнанам Галия, ирем Рафаэльгә рәхмәт, авыл халкына рәхмәт.
Элек һәм бүген. Иске Ашыт мәдәният йорты директоры Гөлсинә Халикова авылда яшьләр юклыктан зарланды. Ә шулай да алар театрны яшәтә! Фердинанд Фәтхинең ярдәме турында беләсе килә.
— О–о–о, ярдәме искиткеч! — дип күтәреп алды Гөлсинә сөйләшүне. — Сүзләрен өйрәнеп куегыз, ди дә, кайтып җитә. Кайткач, “хикмәти” ясый инде ул безгә. Ярый, Фердинад Фәтхиебез бар безнең! Менә хәзер сугыш темасына спектакль өйрәнә башлыйбыз.
P.S. 8 гыйнварда район Мәдәният йортында сәгать 11дә спектакль яңадан күрсәтеләчәк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз