Ныклап төзекләндерелгәннән соң Шушмабаш урта мәктәбе тамырдан үзгәрде

2014 елның 26 декабре, җомга
Ныклап төзекләндерелгәннән соң Шушмабаш урта мәктәбе тамырдан үзгәрде. Сыйныф бүлмәләре иркен, якты, уңайлы, ашханәсе заманча, сәхнәсе белән актлар залы бар. Кыскасы, һәрьяктан заман рухы бөркелә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлы мохит тудыру турында да онытмаганнар. Коридорларда коляскадагылар да бернинди каршылыксыз йөри ала. “Безнең коляскада йөрүче бер кызыбыз бар. Укытучылар өенә барып укыта. Мәктәптә үткән бер генә чарадан да калдырмыйбыз”, — ди мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International