Баламы син, өлкән кешеме, бүләк бирсәләр, сабый бала кебек сөенәсең
2014 елның 26 декабре, җомга
Баламы син, өлкән кешеме, бүләк бирсәләр, сабый бала кебек сөенәсең. Мәктәпләрдә кечерәкләргә Кыш бабай күчтәнәче өләшкәндә, өлкәнрәкләр нәүмиз калган кебек була иде. Татарстан Республикасы Президенты быел аларны да шатландырырга булган. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай күчтәнәче югары сыйныф укучыларына да биреләчәк. Рөстәм Миңнеханов укучыларга котлау открыткасы да җибәргән.