Арчаның 1нче мәктәбе 9 сыйныфы укучысы Ләйлә Камалова Президент чыршысы тамашасын Рөстәм Миңнеханов янәшәсендә утырып караган

2014 елның 26 декабре, җомга
Арчаның 1нче мәктәбе 9 сыйныфы укучысы Ләйлә Камалова Президент чыршысы тамашасын Рөстәм Миңнеханов янәшәсендә утырып караган. Ул Арчаның уку алдынгылары, төрле иҗат һәм спорт бәйгеләрендә җиңгән 40 бала белән 21 декабрьдә әлеге бәйрәмдә катнашкан. Бөтен республикадан килгән балаларны башкалабызның истәлекле урыннары белән таныштырганнар, тәмле ризыклар белән сыйлаганнар, соңыннан “ТатнефтьАрена”да Яңа елга багышланган гаҗәеп тамаша күрсәткәннәр. Балалар өйләренә дә буш кул белән түгел, ә 2015 ел символы — бәти формасында эшләнгән рюкзак эченә тутырылган бүләкләр белән кайтканнар.
Форсаттан файдаланып, Ләйлә Президентыбызны Арчадагы Боз сараен ачу тантанасына кунакка да чакырган. Рөстәм Нургалиевич кайтырга вәгъдә биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International