Социаль–хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиянең утырышы булды

2014 елның 26 декабре, җомга
24 декабрьдә Арча муниципаль районының социаль–хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиянең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, комиссия рәисе Илшат Галимуллин алып барды.
Утырышка эшмәкәрләр чакырылган иде. Илшат Галимуллин республикада минималь хезмәт хакының айга 6420 сум итеп билгеләнүен әйтеп үтте. Хәзер эш бирүчеләр хезмәткәрләр белән яңа килешүләр төзергә тиеш.
Киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитетының финанс–икътисад бүлеге мөдире Зөлфәт Шәрәфетдинов, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International