23 декабрьдә Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясе утырышы булды

2014 елның 26 декабре, җомга
23 декабрьдә Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре үткәрүгә әзерләнгәндә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү һәм бәйрәм, каникул көннәрендә балаларны транспортта йөртү иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә каралды.
Кабул ителгән карарда тиешле хезмәтләргә, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренә бурычлар йөкләнә.
Террорчылык куркынычы туган очракта 8(843)231–45–55 яки 8(843)231–45–45 (Россия куркынычсызлык Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе) телефоннарына шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Татарстан Республикасының хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтләренең ышаныч телефоннарын исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы — 8(843)291–20–02; Россия куркынычсызлык Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе — 8(843)231–45–55 яки 8(843)231–45–45; Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы — 8(843)292–64–09,112.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International