Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бигрәк аз булды ул парлы тормыш
2014 елның 26 декабре, җомга
Бигрәк аз булды ул парлы тормыш
Маһиҗәләл апа безне баскыч төбенә үк чыгып каршы алды. Адымнарына күз иярмәс җитезлек белән өйгә кереп киткән апага шаккатып карадым: 82 яшь диделәр түгелме соң үзенә? Дөрес әйттеләр микән?
Сөбханалла, күз тимәсен. Тыштан ук челтәрле тәрәзә өлгеләре белән балкып утыручы кечкенә генә йорт эчендә җылылык, нур бөркелә. Диванда яртысы бәйләнгән оекбаш ята. Күзләре күргәндә әле дә балаларына оекбашлар бәйләштергәли икән. Гомере буе хезмәт белән көн күргән тыл ветеранының йөрәге типкәндә эшсез тора аламы соң?!
Әтисе Минҗан абый сугыш башлануга фронтка алына. 6 баласын кочып ирен сугышка озаткан Сәхибҗамал апаның йөрәк әрнүенә балалар елавы да кушыла. “Тау башында әтиләр күздән югалганчы үкереп елаганны хәтерлим”, — дип хәтер сандыгын барлый героем. 9 яшьлек бала күңеле әтисенең кайда киткәнлеген каян аңласын инде, әнисе елагач хәвеф барлыгын сизеп елагандыр, мөгаен.
Ире киткәч, Сәхибҗамал апага тормышның бар авырлыгы өелә. Ат җигеп, Арчага ашлык әзерләү пунктына ашлык ташый башлый ул. Тәвәккәллеге ирләр башкара торган эшләрне берүзе башкарырга көч бирә, капчык белән ашлык төягәндә дә кулалмаш алмый, “Миңа капчык башына тотынып йөрергә кеше кирәкми, үзем күтәрәм”, — ди торган була.
Маһиҗәләл апалар гаиләдә 7 бала үсә. Олы абыйлары укытучы булып эшләгән җиреннән Лениногорск районыннан фронтка алына һәм хәбәрсез югала. Шул улын гомере буе исәндер дип өметләнеп көтә Сәхибҗамал әби.
Тик башка балалары да кыска гомерле була ананың, бүгенге көндә Маһиҗәләле, шөкер, үзенә ошап озын гомер кичерә.
Маһиҗәләл апа да дөньяга 6 бала тудырган. Бүген һәммәсенең үз тормышы, барчасы туган авылларында — Яңасалада төпләнеп калган. Инде оныклары (аларның балалары белән бергә) 19га җыела. Төпчеге Илдар төп нигез янәшәсенә йорт җиткереп чыккан. Килене Әлфирә Маһиҗәләл апаның хәлен вакыты тыгыз булганда тәрәзә аша гына булса да белешеп тора икән. Мөлаем, үзе сыман ачык Әлфирәсе без сөйләшеп утырганда да хәл белергә керде. “Безнең әни бик әйбәт кеше, авылда бер ул! Бусагадан атлап керүчеләрне чәйсез чыгармый”, — дип мактады килен. “И, өемнән кеше өзелгәне дә юк, – дип елмая Маһиҗәләл апа. — Чордашларым хәл белергә дә, сөйләшеп утырырга да килә, бергәләп телевизордан кинолар карыйбыз”. Яшем бара дип тормый, кулдан килгәнне эшләп яши икән.
— Быел көз бәрәңге дә алыштым. Узган ел Әлфирә белән икебез алдык, ул казыды, мин чүпләдем. Инде быел бакчага чыга алмам, дигән идем, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде, ике казучыга берүзем чүпләдем”, — ди. Заманында амбарда капчык–капчык ашлык күтәргән, басуда борчак чапкан, көрәк белән казып бүлеп бирелгән өчәр гектар бәрәңге алган кеше бит ул!
Сугыш елларында күргән нужа ачысы күңелдән һич җуелмый.
— Әтинең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне алганнан соң әни ишегалдына чыга да, җырлый иде. Йөрәк януларын шулай баскандыр инде.
1949 елда ат караучы кызны Лаешка урман кисәргә җибәрәләр. Өстә иске телогрейка, иске шәльяулык, аякта чабата, ашарга ике кызга 200 граммлы бер маргарин бирәләр, шуны ике атнага җиткерергә кирәк... Лаешка өч тапкыр кисәргә бара ул урманны. “Кышның зәмһәрир салкыннарында урманда ашарга бер сынык ипи бирәләр. Ул ипи төш вакыты җиткәндә шыкырдап каткан була, учак ялкыннары өстендә җебетеп ашый идек”, ди — Маһиҗәләл Рәхмиева. Бүгенге мул тормышның нигъмәтләренә шөкер кылып бетерә алмый ул. Аллаһы Тәгалә аның яшьлегендә күргән газапларына бүләк итеп бүгенге рәхәт тормышта озын гомер кичерү бәхете биргән. Туганнары арасында берүзе генә калса да, аларның балалары да Маһиҗәләл апаларын якын күреп яши. Олы йөрәкле Маһиҗәләл-не тормыш дәверендә сынау алдына да куя. Сеңлесе вафат булгач, аның балаларын үстереп аякка бастыралар. “Габделганием әйбәт булды, авырсынмады, кыек сүз әйтмәде ул балаларга”, — дип күз яшьләрен сөртеп ала. Шушы мизгелдә аның күңелен 49 ел тигез гомер иткән ирен сагыну хисе өтеп алды: “Бигрәк аз булды ул парлы тормыш”.
Бәхетле гомер кичергәннәр генә әнә шулай бер–берсен сагынып яшидер. Бәхетле тормышның гына сагынып сөйләрлек мизгелләре күп була...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз