Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Матур гаилә — ил күрке
2014 елның 26 декабре, җомга
Матур гаилә — ил күрке
Арча ЗАГСы алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларны чакырып, бәйрәм үткәрүне матур традициягә әверелдерде. Бу юлы да Арча Мәдәният йортына 50 ел бергә яшәгән Тәгъзимә һәм Үзбәк Хәкимовлар, Равия һәм Рифат Галимуллиннар, Фаягөл һәм Мөхәммәт Нуриевлар, 55 ел бергә гомер иткән Розалия һәм Данил Гыйльмуллиннар чакырылган иде.
Ярты гасыр. Уйлап карасаң, бик зур гомер. Тормыш булгач, төрле чаклары булгандыр. Әмма алар гаилә учагы утын сүндермичә, бер–берсен аңларга тырышып, авыр чакларда яр-дәмләшеп, шатлыкларны уртаклашып яшәгән.
Арчадан Үзбәк абый белән Тәгъзимә апа күршеләр булган, соңрак араларында мәхәббәт уты кабынган. Кавышу, дөнья мәшәкатьләре, балалар — шулай гомер үткәнен сизми дә калганнар.
— Без — сугыш чоры балалары. Авыр тормышта үстек. Аллага шөкер, бик матур һәм тату яшәдек һәм яшибез. Дөнья тыныч булсын, без кичергән авырлыкларны балаларга күрергә язмасын, — диде Тәгъзимә апа.
Хәзер аларның терәкләре — өч балалары, алты оныклары, бер оныкчыклары үсеп килә. Җыелышып үзләрен котларга да килгәннәр. Читтәге кызлары котлау сүзләре юллаган. Кияүләре үзләренә җыр да бүләк итте. Олыгайган көндә балалар игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәүгә ни җитә.
Арчадан Розалия һәм Данил Гыйльмуллиннар исә 55 ел бергә. Колачы егете белән Башкортстан кызын язмыш үзе кавыштыра. Комсомол юлламасы белән Сахалинга эшкә китеп барган Данил абыйның шунда абыйсының баласын карарга барган Розалия апа белән очрашуын башкача ничек аңлатасың. Тормышлары күрке булып ике кызлары үсеп буйга җиткән. Ата–анага шулай язган инде, балаларны үстерә, аларга канат куя, аннан читкә очыра. Хәзер әнә бу парның да Риммалары — Казанда, Лилияләре —Канадада. Төп йортта өлкәннәр икесе генә, бер–берсенә терәк тә, ярдәмче дә. Гомерләре озын, сәламәтлекләре нык булсын.
Равия һәм Рифат Галимуллиннар икесе дә Кыснадан, алар да бергә уйнап үскән күршеләр, хәзер авылның хөрмәтле өлкән-нәре. Рифат абый — тракторда, ә хатыны фермада эшли. Гомер буе туган җиргә тугры булып кала алар. Биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе, икешәр баласы бар.
Субаш Атыдан Фаягөл һәм Мөхәммәт Нуриевлар да авыл җиренә береккән. Мөхәммәт абый 45 ел фермада, Фаягөл апа да башта фермада эшли, килен булып төшкәч, 26 ел икмәк пешерә.
— Элек гаилә кору, тормыш алып бару өчен бүгенгедәй шартлар да булмаган. Шуңа карамастан, балалар да үстергәннәр, гаилә учагын да саклаганнар. Яшьләргә нинди зур үрнәк бу, — диде Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
Бу чара өлкәннәр өчен чын бәйрәм булды. “Без язылышканда мондый нәрсә күрмәдек. Бүген яңадан өйләнешкән кебек булдык”, — диделәр шаяртып, тантаналы шартларда Арча ЗАГСының Дан китабына кул куйганнан соң. Балалары, җитәкчеләр котлавы, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, Расих Галимҗанов башкаруындагы җыр — бар да бу көнне алар өчен иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз