Ташка басылган тарих

2014 елның 26 декабре, җомга
Ташка басылган тарих
Кышкарда “Бар Казан артында бер авыл — Кышкар диләр...” дигән китапны тәкъдир итү кичәсе булды.
— XVIII–XIX гасырларга караган архитектура һәйкәле, атаклы шәхесләре һәм башка тарихи ядкарьләре белән дан тоткан Кышкар авылы бәйрәме, Кышкарның зур тарихын чагылдырган китап бәйрәме бүген. Аны чыгаруда якташыбыз Рүзәл Йосыпов белән шушы җирлектә хезмәт итүче китапханәче һәм клуб мөдиренең тырышлыгы, авыл халкының ярдәме зур булды. Яшь буынга тарих калдыру — изге эш. Ә бу китап — чын хәзинә, — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Котдусов.
Чыннан да, хәзинә бит бу. Менә минем кулымда чал тарихлы авыл турындагы китап. Аны укып, Кышкар авылы халкының авыл хуҗалыгындагы зур уңышлары, колхозлашу, дәһшәтле сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре, ир-егет-ләренең фронтта дошманга каршы үзләрен аямыйча көрәшүләре тасвирланган. Кечерәк кенә бер татар авылыннан никадәр ор-ден–медальләр белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераннары, мак-таулы исемнәр алган шөһрәтле затлар, зур галимнәр, җитәкчеләр һәм башка күп кенә күркәм кешеләр чыккан. Аларның барысы турында да бөртекләп мәгълүмат җыю — инә белән кое казыганга тиң. Моны китап авторлары китапханәче Гөлнара Ибраһимова, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина яхшы белә.
— Бу китап — күпмедер дәрәҗәдә коллектив хезмәт. Аны әзерләүдә язмышлары Кышкар авылына бәйле булган күп кеше катнашты. Кайсылары истәлекләрен телдән сөй-ләде, кайберләре язып бирде, фоторәсемнәрен биреп торды. Аларның барысына да бик зур рәхмәт, — диделәр кызлар. — Авылдашыбыз Рүзәл Йосыповка мөрәҗәгать иттек. Ярдәм кулы сузды. Район җитәкчеләре, авылдашыбыз Камил Гомәров бу китапның дөнья күрүенең сәбәпчеләре булдылар.
Китап авторларының берсе филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Та-тарстанның дәүләт премия-се лауреаты Рүзәл Йосыпов менә нәрсәләр ди:
— 14 яшемдә миңа авылдан чыгып китәргә туры килде. Күп җирләрдә булдым, күп урыннарда эшләдем. Һәм менә мин шулай авылдашларым алдында сынау тотам. Бу бәхет түгелмени? Кая гына барсам да: “Мин Кышкарныкы” — дип горурланып әйтәм. Карагыз, нинди генә кешеләр чыкмаган безнең авылдан! Бу китап бүген барысын да бирегә җыйды. Киләчәктә дә авылыбызга ярдәм итеп яшәсәк иде.
Очрашуда бик күп кунаклар чыгыш ясады. Арча һәм авыл үзешчәннәре чыгышлары аны тагын да ямьләндерде.
— Авылыбыз таралмасын иде. Барыбыз да көчтән килгәнчә аңа ярдәм күрсәтергә тырышыйк, туган төбәгебезгә үзебездән өлеш кертик, — дигән тәкьдим белән чыкты соңыннан шушы авылда туып–үскән, хәзер Казан моторлар төзү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары Әнәс Йосыпов.
Авыллар тарихын чагылдырган китаплар тагын да күбрәк булсын. Аларның кадере — тарихны өйрә-неп, бергә туплауда, үткәннәрне яшь буынга мирас итеп калдыруда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International