Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа Кишет мәктәбенә — мобиль сыйныф
2014 елның 26 декабре, җомга
Яңа Кишет мәктәбенә — мобиль сыйныф
“Түләүләр киләме соң инде?” Шушы сорау белән, бик күп мәктәп укучысы әти–әниләрен ел дәверендә борчыгандыр, мөгаен. Аеруча бәйгенең соңгы, декабрь аенда.
Республикабыз укучылары арасында барган “IT–чемпион” бәйгесенә нокта куелды. Узган ел бәйгедә мәктәп укучылары гына катнаша алса, быел мәктәп коллективы белән белем йорты өчен ярышу мөмкинлеге дә тудырылды.
“IT–чемпион” турында тулырак мәгълүмат алу өчен район мәгариф идарәсенең мәгълүмати технология-ләр буенча методисты Илшат Фәйзуллинга мөрәҗәгать иттек.
— “IT–чемпион” бәйгесендә районыбыз мәктәпләренең барлык укучылары да катнашты дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Безнең район республика буенча иң актив катнашучылар санына керде. Күп кенә укучылар шактый баллар җыйды. Аларны аерым әйтеп китәсем килә. Ел дәверендә район буенча иң күп балл җыючыларның берсе — беренче этапта җинүгә карамастан мәктәп өчен тырышып бәйгедә катнашуын дәвам иткән Фирүзә Минҗанова (Яңа Кишет мәктәбе) 3405 балл, Илдан һәм Ильяр Фәйзуллиннар — 3711, 3618, Арслан һәм Эльвира Гыйниатуллиннар — 2385, 2381 (Арчаның 1нче мәктәбе), Зилә Вафина (Утар Аты) — 2169, Ралинә Җамалиева (Яңа Кишет) — 2147, Дмитрий Кондратенко (Арчаның 2нче мәктәбе) — 2120, Азат Мостафин 1379 балл һәм башкалар. Мин иң активларын гына әйтеп үттем. Район буенча өч иң күп балл җыйган укучы ноутбуклар белән бүләкләнде. Тантана 24 декабрьдә Казанда IT–паркта узды. Ә башкалар җыелган балларын истәлекле бүләкләргә алыштырды.
— Белгәнебезчә, узган ел белән чагыштырганда быелгы бәйгедә үзгәрешләр дә бар иде. Ул нидән гыйбарәт?
— Быел бәйге ике генә этаптан торды. Димәк, һәр районнан да алты укучы гына җиңүче була алды дигән сүз (узган ел 9 иде). Ләкин быелгы бәйгедә мәктәп коллективлары да катнашты һәм һәр районның җиңүчесе интерактив җиһаз белән бүләкләнде. Безнең районда бу бүләккә Яңа Кишет мәктәбе ия булды (Фирүзә Минҗанова турында язганда мин шуны истә тоттым да инде. Афәрин! Аның уңышларын күреп бөтен мәктәп, авыл халкы тартылды. Һәм җиңделәр!). Тик иң зур сөенеч әле бу гына түгел. Шушы ук мәктәп республика буенча беренче өчлеккә керде һәм мобиль класс-ка лаек булды! Ә монысы инде мәктәп өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур җиңү! Бу җиңүдә мәктәп директоры Фарсил Минҗановның хезмәте бик зур. Аның укучылары, авыл халкы алдындагы дәрәҗәсе шушы җиңүләргә алып килде.
— Быел мәктәбебездә ныклап төзекләндерү эшләре башланачак һәм бу җиһаз барлык укучылардан, укытучылардан мәктәбебезгә зур бүләк булачак. Без аны үзебезгә максат итеп куйдык һәм теләгебезгә ирешә дә алдык, — ди директор.
P.S. “Дәүләт хезмәтләре”нә килгәндә, миңа күп кешеләрнең фикерен ишетергә туры килде. Кемдер түләүләрне, барлык рәсми мөрәҗәгатьләрне турыдан–туры үзең барып башкару кулайрак дисә (күбесендә комиссия өчен дә түләргә туры килә, дип зарлана алар), икенчеләрен бу бер дә куркытмый — без комиссиягә киткән акчаны юлга гына да тотып бетерәбез, машинада барсаң да, автобуста да бушка түгел бит. Тиз, уңайлы, чират торасы юк, тәүлек буе түләп була, диләр. Һәр кешенең үз фикере һәм сайлау мөмкинлеге.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз