Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кышның яме кар белән
2014 елның 26 декабре, җомга
Кышның яме кар белән^
Сүзне кардан башлыйк әле. Яумый торды да, менә хәзер, кем әйтмешли, ишелеп төште. Шәһәр үзәгендәге кибетләр яннары боткага әверелде, асты боз әле, җитмәсә. Ике көн күз салып йөрим, көрәк тотып чыккан кеше күренми. Үзләренә табыш китерүчеләрне урамга чыгып елмаеп каршы алырга тиешләр кебек, югыйсә.
— Без кибет хуҗаларының һәркайсына бу турыда хатлар тараттык, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәк-чесе Рафил Исмәгыйлев. — Төзекләндерү кагыйдә-ләре нигезендә алар түбәләрне кардан, боздан чистартырга, үз турыларындагы карны көрәп торырга тиеш. Җәй көне чисталык тәэмин итмәгән өчен берничә эшмәкәргә административ комиссия штраф салган иде. Хәзер дә шулай эшләми булмас, ахрысы.
Иртән торгач, беренче эш итеп ишегалдын, капка төбен көрәп чыгасың инде. Саф һавада үзе бер рәхәтлек бит. Зур урамда бер–ике әби иртәләрен капка төпләрен генә түгел, ул елларда бердәнбер булган тротуарның да карын көрәп торырлар иде. Кемдер кушканга түгел, савабы булсын дип.
Хәзер Арчада тротуарларны да трактор чистарта.
— Шәһәр, Айван, Төбәк–Чокырча, Күпербаш, Зур Бирәзә авыллары урамнарын кардан чистартуда 10 техника эшли, — ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов. — Иртән 5тә чыгып китәләр, кичә 4тә кузгалдылар. Һава торышына карап инде, тоташ бураннар булганда тәүлек буе да эшләргә туры килә.
Ә кар бик кирәк үзе. Көчле салкыннарга кадәр уҗымнар ак юрганга төренде. Карлы кышны мул уңышка юрыйлар.
Бер елны Яңа елга кадәр кар яумады. Мәктәпләрдә сыннарны мамыктан ясап интектеләр. Быел да баштарак эшләр шуңа таба бара кебек иде. Безнең авылдашыбыз “Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер”, — дип әйтергә ярата иде. Яуды кар, сыннар ясаганда бала–чага туңмаслык итеп җепшек көннәрен дә бирде. Бу көннәрдә мәктәпләр, балалар бакчалары яныннан үтүе күңелле. Кәҗәсе дә, сарыгы да, башкасы да урын алган анда.
Предприятие, оешмалар да бәйрәмгә әзерләнә. Район Мәдәният йорты, үзәк китапханә беренчеләрдән булып Яңа ел утларын кабызды. “Арча АТПсы” акционерлык җәмгыятенең зәңгәр чыршылары кичләрен тагын да зәңгәррәк булып балкый. “Арча МСОсы” ширкәте үзе бер манзара тудырган. Газ куллану хезмәте коллективы быел да боз шәһәрчеге төзегән. “Башка еллардагыдан калышмаска исәп”, — ди җитәкчесе Илшат Сабиров.
— Яңа Боз сарае кичләрен нинди гүзәл, — ди бер танышым.
Шәһәрнең Галактионов урамындагы паркында куелган чыршы да бик матур. Элеккеге юл идарәсе каршында кичләрен чыршылар балкып утыра. ЗУЭСныкы да башкалардан калышмый.
Билгеле, иң матур чыршы шәһәрнең үзәк стадионында булачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз