“Иң оригиналь туй фотосы” бәйгесендә катнашыгыз

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
“Иң оригиналь туй фотосы” бәйгесендә катнашыгыз
2015 елның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәр “Иң оригиналь туй фотосы” темасына аrskmedia.com сайтында «Ләйсән» чәчәк салоны белән берлектә бәйге игълан итәбез. Туйдан иң үзенчәлекле, иң кызыклы фотоларны (кияү белән кәләш кенә түгел, күмәк, шулай ук элек төшкән фотолар булса да ярый) почта аша редакциягә (Банк урамы, 2а йорт), электрон почтага (arvestnik@yandex.ru) яки В контакте сайтына «Арча хәбәрләре» төркеменә җибәрегез. Җиңүчеләрне, сайтка кереп (аrskmedia.com), үзегез сайлый аласыз. Ә соңыннан иң күп тавыш җыйган өч фото газетабыз битендә урын алачак һәм редакция белән «Ләйсән» чәчәкләр салонының бүләгенә лаек булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International