Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алга баруны туктатмаска!
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Алга баруны туктатмаска!
— Илшат Габделфәртович! Без Сезнең район җитәкчесе булып эшли башлавыгызга 100 көн тулу уңаеннан әңгәмә оештырачагыбызны әйтеп, сез дә сораулар бирә аласыз, дип мөрәҗәгать иткәч, газета укучыларыбыздан шактый хатлар алдык, шалтыратучылар, электрон адреска язучылар да бар. Аларга күчкәнче үзегез, гаиләгез, әти–әниегез, яшәү рәвешегез белән тулырак таныштырып китсәгез иде. Сез төрле районнарда, шәһәрдә дә эшләгән, әмма яшәү урынын үзгәртмәгән кеше, туган авыл шулай якынмы?
— Мин үзем Арча районының Апаз авылында туып–үстем. Казанда югары уку йортын тәмамлагач, шәһәрдә эшкә дә урнашкан идем. Әти һәлакәткә очрагач, төпчек бала буларак, авылга кайтырга туры килде. Әти вафат инде, әни безнең белән яши. Тормыш иптәшем хисапчы, ике улыбыз бар.
Авыл миңа бик якын, рәхәтләнеп саф һавасын сулыйм, яшьтәшләрем белән буш вакытларда әле дә хоккей уйныйм, ял итәм.
— Сез әлеге вазыйфага алынганчы районыбызны ничек күзаллый идегез? Инде якыннан танышкач, фикерләрегез үзгәрдеме?
— Элек тә мин Арча районындагы үзгәрешләргә сокланып йөри идем. Әлеге вазыйфага керешкәч тә фикерем уңай якка үзгәрә бара, район халкына ихтирамым тагын да артты. Тырыш, уңган, булган кешеләр яши биредә. Районыбыз бик күп бөек шәхесләр биргән, алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Министрлар Марат Әхмәтов, Ленар Сафин, Алмас Назиров шулай ук безнең якташлар. Аларның районга ярдәмнәре зур! Шулай ук Илдар Сибгатуллин (ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл төзелеше бүлеге җитәкчесе. Ред.) һәрвакыт булышырга әзер.
Районның үсешенә зур өлеш керткән элекке җитәкчеләре хезмәтен дә билгеләп үтәсе килә. Алмас Әминович шәһәрне үстерүгә аеруча зур өлеш керткән кеше.
— Авылда туып–үскән, әлегә кадәр шунда яшәүче кеше буларак аның проб-лемаларын яхшы беләсез. Сез авылның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
— Мине дә авылның киләчәге бик борчый. Бушап калган йортларны күреп күңел әрни, аларда озак еллар кеше яшә-ми, бары тик җәйләрен ял итәргә генә кайткалыйлар. Туган йорт ташландык хәлдә рәнҗеп утырырга тиеш түгел инде. Я анда тормыш кайнасын, я бер дә булмаса, башка кешегә сат.
Күпме генә юксынсак та, авыл элеккечә күп халыклы була алмас инде. Чөнки игенчелектә дә, терлекчелектә дә заманча техника керә бара, шуңа бәйле рәвештә эшче көчләргә ихтыяҗ кими. Әмма авылларның киләчәге бар! Дәүләтнең бик күп төрле программалары шуңа юнәлдерелгән. Эшлим дигән кешегә юллар ачык. Телисең икән — гаилә фермасы булдыр, үз эшеңне ач. Без һәрвакыт эшләргә теләүчеләргә булышырга әзер. Авылларны яшәтү өчен халыкның үзенең дә ярдәме кирәк, үз авылы өчен янып, җан атып йөргән кешеләр күбрәк булса иде!
— Илшат Габделфәртович! Соңгы елларда районда төзелешләр киң колач белән барды. 2015 елда ничек булачак?
— Шөкер, 2015 елда да районда төзелешләр күләме кимемәячәк кенә түгел, аның күләме шактый арта да әле. Безне киләсе елда гаять киеренке эш көтә. Без барлык дәүләт программаларында ки-ләсе елда да актив катнашабыз, алай гына да түгел, Президентыбыз ярдәме белән районда өстәмә социаль объектлар төзү дә планлаштырыла.
— Район хастаханәсе бинасының торышы, андагы шартлар бүгенге көн таләпләреннән калыша. Бу юнәлештә үзгәрешләр көтеләме?
— Үзәк хастаханәсендәге шартлар тирә-күрше районнарныкыннан, хәтта зур шәһәрләрнекеннән ким булмаска тиеш. Шуңа күрә халыкка уңайлы булсын дип зур тәҗрибә туплаган Казан оешмасын чакырдык. Ремонт эшләре башланды инде.
Әйткәнебезчә, Сезгә газета укучыларыбыздан бик күп сораулар килде, хәзер шуларга күчик.
— Хөрмәтле Илшат Габделфәртович, район җитәкчесе булып беренче йөз көнегездә халыкта зур өмет, ышаныч тудырдыгыз. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, зур уңышларга ирешүегезне телибез. Сезгә берничә соравым бар иде. Ихтирам белән Арчадан Илдус СӘГЪДИЕВ.
— Соңгы елларда районыбызда төзү һәм төзекләндерү буенча (мәгариф, мәдәният, спорт, торак йортлар һ.б.) күп эшләнде. Кибет, базарлар саны нык артты. Алар да халыкка күпмедер эш урыны бирә. Ләкин бик күп кеше (нигездә, яшьләр) эш эзләп читтә йөри.
Киләчәктә эш урыннары булдыру (алып–сату гына түгел), хуҗалык, көнкүреш товарлары җитештерүче предприятиеләр (завод, фабрика) булдыру буенча нинди уй–фикерләрегез бар?
— Матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Миңа җиткерелгән мәгълүматлар буенча районда 4 меңләп кеше читкә чыгып эшләп йөри. Билгеле, мондый хәл борчымый кала алмый. Мин беренче көннән үк бу турыда уйлана башладым. Киңәшмәләрдә дә тәкъдимнәрегез булса кереп әйтегез, ишекләр һәркемгә ачык, дим. Фикерләр күп, кайберләре буенча сөйләшүләр дә алып барабыз. Алар турында алдан әйтеп бетерәсе дә килми. 15–20 кешене эшле итү генә проблеманы хәл итми, зуррак проектлар да бар. Бу юнәлештә боз кузгалды дияргә була.
Авылдагы кебек, шәһәрдә дә үз эшеңне булдыру юлларын табарга мөмкин. Үз эшеңне булдырып күршеңне, ким дигәндә, гаиләңне эшле ит. Бизнес-проектларыгыз белән килегез, без аларны тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер.
— Арчаның 3нче мәктәбе бинасы инде ничә ел җимерек килеш ята. Бу бит тарихи бина.
Ул урында нәрсә дә булса төзү, андагы 1–4 сыйныф укучыларына уен, спорт, ашатуны оештыру өчен шартлар тудыру планда караламы? Кайсы вакытка? Мемориаль такта куелырмы? (Ул бинада заманында Фёдор Шаляпин, ике халык язучысы, ике Социалис-тик Хезмәт Герое һәм бер Россия Герое укыган).
— Хәзерге вакытта Ф.Шаляпинга мемориаль такта әзерләнде, бина үзгәртеп корылганнан соң ул шунда урнаштырылачак. Арчаның 3нче башлангыч мәктәбендә 130 бала укыячак, аның базасында 2015 елда 40 урынлы балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, мәктәп ашханәсе булачак. Мәктәптә шулай ук төзелеш эшләре башланды.
Арчаның 3нче номерлы урта мәктәбе бу бинага 1985 елда күчкән, аңа кадәр биредә педагогика көллияте булган. Аны тәмамлаган бөек шәхесләргә багышланган истәлекле–тарихи билгеләрне педагогика көллияте базасында урнаштыру дөрес булыр.
— Арчаның өч мәктәбе дә (1, 2нче урта мәктәпләр, 5нче гимназия) тулысынча ике сменалы укуда. Шәһәр үсә, балалар саны арта. Ике сменага гына сыймыйча, өч сменалы уку куркынычы тумасмы?
— Авызыгызга бал да, май дияр идем мин, хөрмәтле Илдус Абдрахманович! Шулай булсын иде әле ул! Тик 2014-2015 уку елында шәһәр мәктәпләренең беренче сыйныфларына 202 укучы керсә, 2015-2016 уку елында алар кимрәк булачак. Балалар саны артсын гына — мәктәпләр төзү белән проблема булмаячак!
— Авыл мәктәпләре барысы да бер сменалы. Аларны тулы көн мәктәбе (укучыларның икенче туган йорты) итү мөмкинлеге бар. Моның өчен балалар сәнгать мәктәбеннән, Укучылар сараеннан, спорт мәктәбеннән авыл мәктәпләрендә төрле секцияләр, түгәрәкләр һ.б. оештыру кирәк. Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
— Бик уңай карыйм. Бу эш моңа кадәр дә алып барылган, әмма көчәйтәсе бар. Әле менә хоккей, милли көрәшне үстерү буенча җыелып сөйләштек. Спортның башка төрләрен җәелдерү, аларга күп кешене тартып, республика күләмендә алдынгы урыннарга чыгу бурычын куйдык.
Румия НАДРШИНА, Арча шәһәре:
— Яшь әниләр борчыла, балалар бакчаларына түләүләр арта бара, ташламаларның күбесе бетерелде. Район кайбер ташламаларны кире кайтара алмасмы икән? Бигрәк тә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, 1 яки 2 группа инвалид әти–әниләр балаларына.
— “Арча муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә ата–аналар түләве буенча ташламалар турында”гы карары федераль законнарга нигезләнгән һәм анда 1 һәм 2 группа инвалид булган, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ата-аналар балаларына ташлама каралмаган. Бу мәсьәләдә без законнарга таянып кына эш итә алабыз.
Гадилә СӨЛӘЙМАНОВА, Арча шәһәре:
— Шәһәрдә яшьләр кичләрен кая барырга белмиләр. Дөрес, дискотека үткәрелә башлады, монысы өчен рәхмәт. Тик культуралы ял итү урыны кирәк. Кинотеатр юк.
— Кинотеатр буенча эш башланды дияргә була, ничек булып чыгар, монысын киләчәк күрсәтер.
Шәһәрдә яшьләр үзәген булдырырга теләү-че яшь, креатив бизнесменнар булса, бизнес–проектлары белән көтеп калабыз. Әлеге мәсьәләләрнең икесен дә бары тик бизнес–проектлар буенча гына хәл итеп була.
Күпербаштан:
— Безнең авылга автобус иртә, кич берәр рейс ясый. Көндез дә йөртә торган итеп булмасмы?
Ленар ВӘЛИЕВ, Орнашбаш авылы:
— Сезгә үземне борчыган сорауга җавап табу өчен язарга булдым. Сездән ярдәм, аңлашуны көтеп калам.
Мине ел башыннан бирле автобус йөрмәве борчый. Арча–Әтнә арасында булса да автобусны йөртеп булмыймы? Моның берәр чарасы юкмы?
— Бу турыда “Арча АТПсы” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев белән сөйләштек. Ул 2015 елда кайбер маршрутларны яңадан ачу мөмкинлеген өйрәнәбез диде.
Фирая ХӘКИМОВА, Вокзал урамы,68:
— Станциядә урамнар бик начар хәлдә. Вокзал, Хезмәт урамнары бер рәткә килерме икән?
— 2015 елда Вокзал урамына (тимер юл станциясеннән асфальт заводына кадәр) вак таш түшәләчәк. Хезмәт урамына 2017 елда асфальт түшәү күздә тотыла.
Илшат ИБРАҺИМОВ, Казанка авылы:
— Урамда өч урында ут яна, аны кичке сәгать 10да сүндерәләр, иртән дә яндырмыйлар. Урам тулы этләр, балалар караңгыда мәктәпкә бара. Ул этләр-не аттырып булмыймы икән?
— Миңа хәбәр итүләренчә, Казанка урамында 5 урында яктырткыч куелган, алар урамны тулысынча яктыртырга җитә. Хуҗасыз этләрне аулау буенча эш бара һәм киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк.
— Кыш көне Арчадан килеп Сурнарга юл ачалар, янәшәдәге Казанка авылы читтә кала. Безнең авыл урамнарын ачтыруны җайга салып булмасмы?
— Һәр авыл урамын кардан ачтыру буенча авыл җирлекләре башлыкларына хуҗалыклар яки башка оешмалар белән килешү төзергә кушылды. Транспорт чыгымнарын түләү юллары хәл ителгән.
Исемен әйтергә теләмәгән бер ир Сеҗе авыл җирлегенә кергән авылларда клублар начар эшләүдән зарланды: вакытында ачмыйлар, матур отчетлар биреп яталар.
— Мин монда язылганнар белән риза түгел. Әле күптән түгел генә Яңа Чүриледән кайтышлый Сеҗе мәдәният йортына кердем. Мәш килеп Яңа елга әзерләнәләр. “Директоры кая?” — дим. Сикертәнгә театр өйрәнергә киткән. “Аның урынына мин калдым!”— ди укучы малае. Сикертәнлеләр куйган Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” спектаклен рәхәтләнеп карадым.
— Гөберчәк клубының урындыклары, аппаратурасы, теннис, бильярд өстәлләре, яшьләргә ял итәр өчен шартлар юк. Мәдәният елы уңаеннан Гөберчәк клубына ярдәм булырмы?
— Районның иң яхшы мәдәният учреждениеләренең берсе буларак Гөберчәк клубының матди–техник базасын 2015 елда яңарту күздә тотыла.
Сүрия ГАНИЕВА:
— Исәнмесез, Илшат Габделфәртович!
Сезгә авыр, катлаулы һәм мактаулы эшегездә уңышлар телим! Сез эш урыныгыз буенча берничә районда хезмәт иткәнсез. Ул районнар белән чагыштырганда туган районыгыз нинди хәлдә? Районыбыздагы тормыш, яшәеш белән горурлана аласызмы?
— Мин бу хакта алдагы җавапларның берсендә әйтеп үттем инде. Арча районы башкалардан һич тә ким түгел, бәлки әле артыграктыр да! Районыбыз белән, әлбәттә, горурланам. Нинди җаваплы эшкә алынуымны яхшы аңлыйм. Бердәм булып, бергә–бергә эшләгәндә районыбызның дәрәҗәсен тагын да күтәрә алырбыз дип ышанам.
Алсу ШАКИРОВА:
— Исәнмесез, хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Элеватор, икмәк заводы кебек бүген банкрот хәлендәге үз җитештерүчеләребезне күтәреп булмыймы?
— Бу предприятиеләрнең бүгенге хәле үземне дә бик борчый. Аларның мондый хәлдә булуы район бюджетына да зыян китерә, салымнар түли, хезмәт хакы бирә алмыйлар. Әмма алар бит шәхси предприятиеләр, без турыдан–туры аларның эшчәнлегенә йогынты ясый алмыйбыз. Шулай да яңа елда баланс комиссияләрендә кайбер оешма җитәкчеләре белән бу турыда сөйләшү булачак.
Пүчинкә–Поник авылыннан Ташкич авылына кадәр юл бик начар дип шалтыраттылар.
— Райондагы 128 авылның 44енә юл саласы бар. Әкренләп юллар салынып килә, Пүчинкә–Поник юлы да рәткә китерелер дип ышандырам.
Арча шәһәренең Кызыл Бистә урамының (элекке крахмал заводы янында) 3, 3а йортларында яшәүчеләр:
— Безнең ике йортта яшәүчеләр үзләре кое казып насос белән су ала. Безнең йортларга су кайчан килер икән?
— Бу турыда “Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе белән сөйләшү булды, су үткәрү мөмкинлекләре өйрәнелә.
Арча шәһәренең Березинка, Кол Гали урамнарында яшәүчеләр:
— Безнең як урамнарына асфальт салуны үтенеп сорыйбыз. Йөрүләре бик читен. Балалар мәктәпкә барганчы пычранып бетә. Төнлә утларны сүндерәләр, куркыныч.
— Березинка урамын 2015 елда, Кол Гали урамын 2016 елда норматив хәленә китерү планлаштырыла.
Роза МИҢНУЛЛИНА:
— Күп балалы гаиләләргә фатир бирү мәсьәләсендә соравым бар иде. Мин Чиканас авылында яшим, безнең 6 балабыз бар. 48 кв. метрлы йортта 9 кеше яшибез.
— Сез фатир алу чиратында 13нче кеше булып торасыз.
Гүзәлия МӨСӘГЫЙТОВА, Казанбаш авылы:
— Җәй көннәрендә авылда балалар бакчасын япмасыннар иде.
— Бу бездән генә тормый, финанс мөмкинлекләренә, балалар бакчасына йөрүче балалар санына, әти–әниләрнең балалар өчен түләвенә бәйле. Бу сорауны уңай якка хәл итү район җитәкчеләренә караганда авыл халкының үзеннән күбрәк тора.
Сәлисә ГАДЕЛҖАНОВА, Арча шәһәре:
— Арчада ял паркы булмау борчый.
— Киләсе елда шәһәрдә ике ял паркы төзибез. Берсе Галактионов урамында, ул Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге үзәк ял итү паркы булачак. Аның проекты әзер.
Икенчесе Шәрык бистәсендә яңа мәчет янында булачак. 2015 ел Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда Парк һәм бакчалар елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан әлеге паркка Тукай исеме бирү тәкъдиме бар. Әлегә аның проекты да юк. Шәһәр халкыннан исеме һәм проекты буенча тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Арча шәһәре, Чишмәле урамында яшәүчеләр:
— Безнең урамга асфальт җәеп булмасмы? Урам тар, тротуар юк, янәшәдә елга, бик кыен.
— Киләсе елларда бу турыда уйларга тырышырбыз.
Айдар МӨХӘММӘДИЕВ, Арча шәһәре:
— Арча станциясендәге яңа балалар бакчасына балалар төшергәндә олы юлга чыгарга туры килә, балалар белән хәтәр. Турыга юл салып булмыймы?
— Соравыгызны аңлап бетермәдем. Дөрес аңлаган булсам, анда менә дигән юл бар, булган юлдан саклык белән, кагыйдәләрне төгәл үтәп имин йөрегез!
Радалия ГАЛИМҖАНОВА, Күкчә–Бирәзә авылы:
— Безнең авылдагы обелиск күңелсез хәлдә. Аны яңартып булмыймы?
— Була, эш бара. Авыл җирлекләре башлыкларына бу турыда йөкләмә бирелде. Җиңүнең 70 еллыгына кадәр алар бар да төзекләндереләчәк.
— 2012 елда пай җирләре өчен түләгән акчабызны кире алуда ярдәм итсәгез иде.
— Без хәл итә торган мәсьәлә түгел бу. Аны суд аша гына хәл итеп буладыр дип уйлыйм.
Венера НУРИЕВА, Арча шәһәре:
— Арчаның 1нче урта мәктәбе янындагы Укытучы һәйкәленең урыны үзәк мәйданда дип уйлыйм. Монысы шунда калсын, яңасын зур итеп эшләп, аңа татарча да язылсын иде.
— Бу турыда уйларбыз.
— Районның мәгариф тарихы турында китап чыгарып булмасмы?
— Бик әйбәт булыр иде. Венера апа әйдәгез, бу эшне башлап җибәрегез әле, без булышырбыз.
Арча шәһәрендә күп катлы йортларда яшәүчеләрдән:
— Күп катлы йортлардагы фатирларга аерым газ казаннары куелу әйбәт булды. Аларга хезмәт күрсәтүне аерым оешмага йөкләп булмыймы?
— Арчада андый оешмалар берничә, шулар белән килешү төзергә кирәк.
Рәшит ШӘЙХЕТДИНОВ, Югары Аты авылы:
— Арчада Боз сарае ачылгач, авыллардагы мәйданчыкларга игътибар кимемәс-ме, тренерларны шунда алмаслармы?
Арчадагы бассейнны җәй көне эшләтеп булмасмы?
— Без авыллардагы хоккей мәйданчыкларына игътибарны тагын да арттырачакбыз, борчылырга урын юк, киләчәктә хоккей сөючеләргә ярдәм итәргә дә уйлыйбыз.
Бассейнны җәй көне эшләтү турында уйлашырбыз.
Илгиз САЛИХОВ:
— Районда милли көрәш федерациясен яңадан торгызып булмасмы?
— Мин моңа уңай карыйм, районда милли көрәшкә игътибарны арттыру буенча эш башладык инде. Милли көрәш халкыбызның иң яраткан спорт төрләренең берсе.
— Урта Пошалым, Һ. Такташ урамы:
— Урамга таш салу өчен халыктан 110 мең сум акча җыйдык. Киләсе елда таш ташытуда булыша алмассызмы?
— Әлеге изге гамәлегез өчен зур рәхмәт! Әлбәттә, эшлибез, яшибез дип торган кешеләргә ярдәм булачак. Сезгә беренче чиратта!
Людмила ВАСИЛЬЕВНА, Арча шәһәре:
— Шәһәрдә җәяүлеләр өчен уңайлыклар булырмы? Мәктәп урамыннан балалар машина юлыннан бакчага, мәктәпкә йөри.
— Мондый проблема бар. Тротуарлар салуны дәвам итәчәкбез.
— Кече Төрнәле авылында яшәүчеләр җәяүле күперен төзекләндерүне сорый.
— Сезнең авылга Үрнәк бистәсе аша асфальт юл салыначак. Урман хуҗалыгы җәяүле күперен рәтләү өчен материаллар бирергә әзер. Авыл җирлеге белән авыл халкын, өмә ясап, күперне төзекләндерергә чакырабыз.
— Таңсылу МӘҖИТОВА, Арча шәһәре:
— Районда предприятие, оешма, учреждениеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре эшчәнлегенә бәяне гражданнар шикаятьләре буенча эшләренә карап та биреп булмыймы?
— Дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегенә бәя биргәндә бу шулай булырга тиеш, дип уйлыйм, чөнки алар халыкка хезмәт итү өчен куелган кешеләр. Вазифаи затлар “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында”гы закон нигезендә гражданнардан кергән гаризалар, мөрәҗәгатьләр, шикаятьләргә вакытында җавап бирергә, ярдәм итәргә бурычлы. Ә менә предприятие яки хуҗалык җитәкчеләренең эшенә без моңа карап бәя бирә алмыйбыз. Халык белән аңлашып эшләү аларның намус эше. Әлбәттә, һәр җитәкче үз кул астында эш-ләүчеләрнең гозерләрен тыңларга, кулдан килгәнчә аларның мәнфәгатьләрен якларга бурычлы дип саныйм.
— Әңгәмәбез ахырында газета укучыларга теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.
— Яңа ел һәркемгә яңа уңышлар алып килсен. Иң мөһиме — алга баруны туктатмаска, кыенлыклардан курыкмаска. Бердәм булганда җиңүләр килер. Киләчәктә балаларыбыз менә безнең әтиләр ничек итеп эшләгән дип, горурланып әйтерлек булсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз