Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзәк чыршы кабынды
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Үзәк чыршы кабынды
Арча стадионында Үзәк чыршыны кабызу Яңа елга яхшы кәеф бүләк итте. Кар кызы белән Кыш бабай. Ел символлары — Кәҗә, Ат, Елан, Күсе... Күктә салют! Расих Галимҗанов җырлап тора:
Минем өчен иң кадерле
Синең исән булуың...
Иң мөһиме һәрберебезнең исән–сау булуы. Шуңа сөеник. Безнең халыкта, баш исән булсын, калганы булыр, диләр.
Бәйрәм кичке сәгать 5 тулып киткәч башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Яңа 2015 ел белән котлады, исәнлек–саулык теләде, могҗизаларга ышанырга, аларны тудыра белергә һәм өмет белән яшәргә кирәк, диде.
Үзәк чыршы кабынды! Тамаша башланды! Район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары кызыклы тамаша оештырган иде. Тамашачы зур сәхнәдән рәхәтләнеп дәртле биюләрне карады, шаян сүз, җырлар тыңлады. Аларга “эш” җитәрлек булды. Көлә–көлә тамаша карадылар, кибетләр янына барып, кайнар чәй эчеп алдылар, таудан чана шудылар, боздан эшләнгән әкият геройлары янында фотога төштеләр, зур учак янында җылынып алдылар...
Үзәк чыршыны кабызу бәйрәме үзенең кызыклары белән күңелле. Күрче, Арчаның 7нче мәктәбе еланнарын! Мәктәп директоры Альмира Гатауллина үзе мультфильм герое Шапокляк булып киенеп сәхнәгә чыкты. Ул эшләпәсе, чәчәкле-чуклы шәльяулыгы, озын пәлтәсе, култык астындагы күсесе, сумкасы, зонтигы — хикмәт. Ах, нинди ир–егет, минем синнән малай табасым килә, дип Кыш бабай алдына менеп кунакламасынмы Шапоклягыбыз?! Халык тәгәрәде көлеп. Җор сүзлелек һәм шаяра белү — менә халыкны нәрсә яшәтә! Соңыннан Альмира ханымның үзе белән сөйләштем.
— Үзәк чыршыны кабызу бәйрәме мәгънәле һәм кызыклы булырга тиеш, — диде ул. — Без сценарийны шундый итеп эшләргә тырыштык та. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев язды. Безнең сәхнәгә 24 укытучы менде! Чыгышларга килгәндә, миңа Укучылар сарае коллективының “Аҗдаһа елы”на багышлап әзерләгән тамашасы ошады. Кайберәүләр кебек бер төрле хәрәкәтле биюләр белән артык мавыкмыйча, эчтәлекле чыгыш ясадылар.
Арчаның 10нчы балалар бакчасы мөдире Миләүшә Гарифуллинадан:
— Бигрәк тә кайсы коллективның чыгышы ошады! — дип сорыйм.
— Әлбәттә, үзебезнеке, бакчалар чыгышы, — дип елмая Миләүшә ханым. — “Юлбарыс елы”н бик аңлаешлы, күңелле итеп уйнадылар.
“Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләре:
— Безгә “Шапокляк” ошады, — диделәр. Монда Арчаның 7нче мәктәбе чыгышы турында сүз бара иде. Социаль яклау бүлеге коллективы “Бердәм Россия” хезмәткәрләре белән ап–ак куяннар булып сәхнәгә чыкты. “Бер төрле ап–ак киемнәрне каян табып бетергәннәр?” — дип, тамашачы шаккатты.
Мәдәният идарәсе, үзәк китапханә, Мәдәният йорты хез-мәткәрләре ел символларын килештереп уйнадылар. Җәнлекләр, хайваннар белән үзенә бертөрле кызыклы спектакль булды ул. Ел символы Кәҗә дә югалган бәтиләре белән кавышты, бәрәннәрне яратучы бүрене дә тәртипкә чакырдылар. Дуслык, тынычлык тантана итте. Күккә салют атылды. Күзләребез күктә, ә күңелдә бары тик яхшы уйлар гына. Үзебез исән-сау, табыннарыбыз мул, бар да яхшы булсын иде!
...Сәхнәгә җырчылар чыкты. Аннан халык дәртле биюләргә күчте.
Бие, бие, биесәнә
Шушы такмак көенә,
Тыпыр–тыпыр бер биесәң,
Күңел генә сөенә.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз