Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа елны яңа фатирда
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Яңа елны яңа фатирда
Җиңү урамындагы 62нче йортта яшәүче алты гаилә быел яңа елны яңа фатирда каршы алачак
Соңгы елларда торак төзелеше буенча төрле программалар тормышка ашырыла башлады. Шуларның берсе тузган хәлдәге күпфатирлы торакларга кагыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кертелгән әлеге программаның максаты–бик күп еллар элек төзелеп, хәзер тузган хәлгә килгән һәм якын–ти-рәдәгеләр тормышына куркыныч тудыручы йортларда яшәүчеләрне барлык уңайлыклары булган фатирларга күчерү. Мондый йортларда аз керемле гаиләләр, пенсионерлар яшәүне исәпкә алып, аларны да фатирлы итү максатыннан, Президентыбыз киңәше һәм тәкъдиме белән ташламалы кредит бирү, пенсионерлар өчен түләүне берникадәр вакытка кичектереп тору, варислары түләү мөмкинлеге дә каралган.
Ә безнең Арча районы бу программаны тормышка ашыруда да үз юлын тапты. Баштан ук шуны да искәртеп китәргә кирәк, бу әле республикада бары тик безнең районда гына кулланыла. Аның асылы–тузган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр теләге буенча иске йортны сүтеп, бакча, гаражы өчен урын калдырып, шул нигезгә бер катлы йорт салу. Һәм бу вариант уңышлы да чыккан. Узган җомгада Җиңү урамындагы шундый йортны ачу тантанасы булды.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
—Яңа елдан балалар гына түгел, хәтта без, өлкәннәр дә, могҗизалар көтәбез. Кайчак Кыш бабайга да ышанасы килә. Бу яңа ел әлеге йортка күчүче алты гаилә өчен могҗизага тиң. Алар өчен чын мәгънәсендә бәхет елмайды. Иске барак урынында нинди матур йорт калкып чыкты. Киләчәктә башкаларга да мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Сезгә Яңа елда яңа фатирда гаилә тынычлыгы, бәхетле, имин тормыш телим, — диде ул һәм хуҗаларга ачкыч белән Яңа ел бүләге тапшырды.
Илсур Мөхәммәтрәхимов, Венера Минзина, Раил Ганиев, Гөлшат Гарифҗанова, Наилә Галиәскәрова, Айрат Кәлимуллин гаилә-ләре 2015 елны яңа фатирда каршы алачак. Ә фатирлар бик уңайлы, якты, иркен, матур да килеп чыккан. Һәрберсендә шәхси газ казаны, газ плитәсе, ванна бүлмәсе.
—Йортларны, халык теләген исәпкә алып, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләделәр. Бик тиз тоттылар. Җәйдә генә башлаганнар иде бит. Иң ошаганы шул булды: йорт-ны без теләгәнчә салдылар. Бакча, гараж өчен урын калдырылды. Үзебез гомер иткән нигездә үз күршеләребез белән яшәячәкбез, — ди Наилә Галиәскәрова.
—Наилә үзе башлап йөрде. Без барыбыз бертавыштан күтәреп алдык. Хәзер сөенеп туя алмыйбыз, — дип сүзгә кушылды Венера Минзина һәм төзүчеләргә рәх-мәтен белдерде.
Бу йорны төзүче “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев та үз теләкләрен әйтте.
—Прораб Фәрит Закиров белән мастер Ислам Минһаҗев җитәкчелегендәге төзүчеләр тырышлыгы. Фатир хуҗаларының рәхмәте — алар хезмәтенә бәя, — диде ул.
Фатирларга узабыз. Хуҗаларының йөзләрендә шатлыклы елмаю балкый. Сөенечләрен уртаклашырга туганнары да килгән.
Менә Альбина белән Рәмис Әскәровлар фатиры. Альбинаның әтисе Илсур Мөхәммәтрәхимов белән Рәмиснең әнисе Лилия Әскәрова, туганнары да биредә.
—Балаларның өйләнешкәннәренә әле бер ел гына. Фатирлы да булдылар. Әни буларак, шулар өчен шатланып туя алмыйм. Исән–сау булганда түләп тә бетерерләр, Алла боерса. Тигезлектә яшәргә, яңа фатирга бәбәйләр алып кайтырга насыйп булсын, — диде Лилия.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз