Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хыяллар тормышка аша
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Хыяллар тормышка аша
2014 елны ничек кенә дип бәяләсәләр дә, районыбыз өчен бик уңышлы, күңелле вакыйгалар белән тәмамлана ул. 30 декабрьдә шатлыкларыбыз белән уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Билгеле булганча, республикада төрле өлкәләргә кагылышлы бик күп программалар эшли, аларның үтәлешен республика җитәкчесе ныклы контрольдә тота. Әле менә Арчага килгәч тә ул, беренче эш итеп, тузган торакны бетерү программасы буенча Җиңү урамында төзелгән 6 фатирлы йортны карады, Альбина һәм Рәмис Әскәровларның яңа фатирларында чәй эчеп, хәлләрен белешеп чыкты.
Иң зур тантана алда иде әле. 2011 елның июль аенда “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлар алдыннан праймерз (алдан партиянең үз эчендә сайлау) үткәрде. Шул вакытта безнең районга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Бирелгән наказлар арасында Арчада Боз сарае төзүне сораганы да бар иде. “Булдырырга тырышырбыз”, — диде Президент. Аның әйткән сүзендә тора торган кеше икәнлеген арчалылар яхшы белә.
Менә бүген районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылачак көн килеп җитте. “Арча Арена” боз сарае беренче кунакларны кабул итә. Алар районның спорт ветераннары, бүгенге көндә районыбыз данын югары тотучы спортчылар, киләчәгебез — укучылар, балалар. Мәһабәт бина бәйрәмчә бизәлгән. Кунакларны ике яклап төзелгән хоккейчыларыбыз, “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре (Арчаның 1нче урта мәктәбе), чемпионнарыбыз каршылый.
— Бүген безнең өчен тарихи, гаять истәлекле, дулкынландыргыч көн, — дип башлады тантанадагы чыгышын район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Без бу көнне түземсезлек белән көттек, әлеге бинаны төзетүдәге ярдәмегез, ра-йонга һәрвакыт булышып торуыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Нургалиевич!
— Республикада бу 39нчы Боз сарае, — диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Кырыгынчысы Казанда булачак. Сезнең районга бик кирәк иде инде ул. Анда өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да яратып йөрер дип ышанам.
Президент Арча шәһәренең елдан–ел матурлана баруын билгеләп үтте.
— Вертолет белән очканда бу үзгәрешләр бигрәк тә яхшы күренә, — диде ул. — Мин Арчада җиде ел эшләдем, элек ничек булганын, бүгенгесен яхшы беләм.
Президент Боз сараена инвентарь алу өчен 200 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Әлеге искиткеч бинаны дөньяга тудыручы “Фортэкс” ширкәте генераль директоры Рәүф Галләмов Боз сараеның чын хуҗалары — балаларга символик ачкыч тапшырды.
Якташыбыз, Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов ерактагы мәктәп елларын искә алды. 1974 елда әлеге мәктәпнең хоккей командасы “Алтын алка” призына үткәрелгән ярышларда беренче урынны яулаган булган. Рафис Тимерханович шул вакытта төшкән фоторәсемне дә зурайтып алып кайткан. “Кырык ел элек киләчәктә Арчада шундый Боз сарае булыр дисәләр, моңа берәү дә ышанмас иде”, — диде ул.
Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов катнашты.
Тантаналы өлешеннән соң спортчылар “эшкә” дә кереште. Боз сарае тарихында беренче хоккей уйнау бәхете Утар Аты мәктәбе һәм Арчаның 5нче гимназиясе егетләренә эләкте. Бу бик табигый хәл, чөнки әлеге командалар хоккейчылары күп еллардан бирле спортның бу төрен районда әйдәп баручылар арасында. Ә бозга беренче алканы республиканың легендар хоккейчысы Геннадий Маслов ташлады.
Мондый ярышлар киләчәктә күп булыр әле. Фигуралы шуу белән шөгыльләнергә теләүчеләргә яшел юл ачыла. Безнең якташыбыз Илдар Сибгатуллинның кызы Резеда Илдаровна Казан шәһәрендә фигуралы шуу буенча тренер, ул Арча кызлары һәм егетләрен дә өйрәтергә ризалык биргән.
Тантана барышында ветеран спортчыларыбыз белән дә фикерләшеп алдык.
— Район өчен бик зур вакыйга бу, — диде педагогика көллиятендә озак еллар спорт кафедрасын җитәкләүче, спортны үстерү өчен янып йөрүче Бари Бакиров. — Соңгы вакытта яшьләребезнең сәламәтлеге бик әлләни булмау борчый. Спорт кешене гомере буе озата барырга тиеш.
— Без кеше бакчаларына боз катырып шунда уйнап үстек, — ди “Арча” спорт комп-лексы директоры Ренат Гәрәев. — Кайда буш урын бар — шунда хоккей мәйданчыгы ясадык. Яңа елдан соң урамга чыгарылып ташланган чыршылар кәшәкәгә әверелә иде. Бүгенге яшьләргә теләк бер — кадерен белегез, хәрәкәттә бәрәкәт икәнен онытмагыз!
Аннан, мондый спорт корылмалары үзе бер тәрбия чарасы да, биредә урамдагы кебек тәртипсезлекләр була алмый инде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз