Арча ЗУЭСы хезмәткәрләре үз эшләрен дә лаеклы башкаралар, спорт ярышларында да катнашып, призлы урыннарны яулыйлар

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Арча ЗУЭСы хезмәткәрләре үз эшләрен дә лаеклы башкаралар, спорт ярышларында да катнашып, призлы урыннарны яулыйлар, сәхнәдә дә үзләрен чын артистлар итеп күрсәтәләр. Бер спектакль тәкъдим итеп, тамашачы ихтирамын яулаган коллектив быел да концерт урынына сәхнә әсәренә алынган. 16 гыйнвар көнне ЗУЭСлылар район Мәдәният йортында Котдус Ситдыйковның “Буйдаклар” спектаклен (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) куячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International