Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә төрле чаралар оештырыла

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә төрле чаралар оештырыла. Аларга яшьләр генә түгел, ветераннар да тартыла. Өлкәннәр концертларда да бик теләп катнаша, хәзер әнә яшьләр белән беррәттән спектакльдә уйнарга да алынганнар. 15 гыйнварда үзәк үзешчәннәре тамашачыларга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” спектаклен тәкъдим итә. Аны сәхнәгә мәдәни–спорт үзәге сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова куйган. Спектакль кичке сәгать 7дә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International