Кыш бабай ятим балаларга бүләкләр өләште

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Кыш бабай ятим балаларга бүләкләр өләште
Районның опека һәм попечительлек бүлеге райондагы ятим балалар өчен чыршы әйләнәсендә Яңа ел бәйрәме уздырды. 14 яшькәчә 50дән артык ятим бала (опекага алынганнар һәм чит гаиләдә тәрбияләнүчеләр) бәйрәмдә катнашып, Кыш бабайдан бүләкләр алды.
Район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина, хәйриячелек күрсәтеп, бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән Арчаның 5 нче гимназиясе директоры Фатыйх Хәкимуллинга, бәйрәмне оештырып, балаларга күтәренке кәеф бүләк иткәннәре өчен гимназия коллективына һәм Кыш бабай капчыгын тутыруда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр Руслан Әһлиев һәм Эльвира Хәйруллинага рәхмәтен җиткерә.
Балаларның куанычы алар яшәгән гаиләдәге өлкәннәрне дә читләтеп узмый. Ике оныгын тәрбияләүче Хәдичә Иванова, ике чит бала тәрбияләүче тагын бер ананың телефон аша җиткергән рәхмәт сүзләре балалар язмышы өчен борчылып эшләүче бүлек хезмәткәрләренә җылы тәэсир калдырган.
Р.САФИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International