Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бакча түләүләре артты
2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Бакча түләүләре артты
Район мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләүләр 12 процентка артты.
Моңарчы әти–әниләр Арча бакчаларына 2210 сум түләде. 1 гыйнвардан ул 2482 сум булды. Бакчага түләүләр 272 сумга артты.
Авыл бакчаларына түләү 1993 сум иде, ел башыннан ул 2239 сумга менде. Түләү 246 сумга артты.
Арчаның шәрык өлешендәге заманча “Бәләкәч” бакчасына түләүләр 2849 сумнан 3198 сумга күтәрелде. Түләү 349 сумга артты.
Арча станциясендәге яңа “Шатлык” бакчасына түләүләр Арчаның башка бакчаларындагы кебек 2210 сум иде, 1 гыйнвардан ул 2482 сум тәшкил итә.
Гомумән алганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан әти–әниләр һәр балага ай саен Арча бакчаларына — 2482 сум, авыл бакчаларына — 2239 сум, заманча “Бәләкәч” бакчасына 3198 сум түлиячәк. Авыл бакчалары 9 сәгатьлек эшләүчеләр категориясенә керсә, Күпербаш белән Божа бакчалары 10,5 сәгать эшләүчеләр рәтендә санала, шунлыктан аларда түләү 2257 сум.
Бакча түләүләренә субсидияләр турында район социаль яклау бүлеге каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева болай дип аңлата:
— Бакча түләүләренә 2007 елдан компенсация һәм 2014 елдан яңа төр субсидия бирелә. Компенсация Татарстанда уртача бакча түләвеннән чыгып исәпләнә: беренче балага 20 процент, икенчегә — 50, өченче балага 70 процент. 2015 елның 1 гыйнварыннан уртача бакча түләве Арчада 155 сумга, ә авылларда 138 сумга артты. Ул хәзер Арча шәһәрендә 1401 сум, ә авылларда 1214 сум. Узган ел 1246 сум һәм 1076 сум иде. Бу компенсацияне алу өчен баланың бакчага йөрүе, әгәр дә гаиләдә башка балалар бар икән, аларның я бакчага йөрүе, я мәктәптә укуы, я мәктәпне тәмамлаган булса, кайда да булса укуын (23 яшькә кадәр) дәвам итүе шарт булып тора. Уку йортыннан белешмә сорала. Мәсәлән, гаиләдә өч бала бар икән, кечкенәсе бакчага йөрсә, калган икесе мәктәптә укыса, ул вакытта бакчага йөргән балага, өченче бала буларак, 70 процент компенсация каралган. Тагын бер мисал. Ике балалы гаиләдә олысы бакчага йөрсә, кечкенәсе өйдә утырса, ул вакытта бакчада тәрбияләнгәненә беренче балага каралган 20 процент кына компенсация бирелә. Өченче мисал. Олысы институтта укый, ди. Ә кечкенәсе бакчага йөри. Төпчегенә икенче балага каралган 50 процент компенсация исәпләнә. Баласы бакчага йөргән һәр әти–әни күпме компенсация алачакларын исәпләп чыгара ала. Бу компенсация баласы бакчага йөргән барлык гаиләләргә дә бирелә.
Узган ел гамәлгә кергән субсидия гаилә кеременә карап исәпләнә. Монысында быел үзгәрешләр юк. Әгәр дә әти яки әни беркайда да эшләми икән, ул гаиләгә субсидия каралмаган. Гаиләнең һәр кешесенә кимендә 20 мең сум керем булса, шулай ук аларга субсидия бирелми.
Субсидияләрне чигергәч, бакчага түләүләрнең күп-мегә артуы баласы бакчага йөргән әти–әниләр өчен кызыклы сорау. Мин моны үзебезнең гаилә мисалында аңлатырга тырышып карыйм. Социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева бакчага йөрүче ике балага күпме түлия-чәкне якынча исәпләп күрсәтте. Узган ел без ай саен ике балага 4420 сум түләп бардык. Икесенә бергә ай саен 1900 сум 17 тиен субсидия кереп барды. Быел барысы 4964 сум түләргә туры киләчәк. Якынча 5 мең сум. Безнең гаилә кереме һәр кешегә 15 мең сумга кадәр. Быел, Алла бирсә, һәр айны ике балага 2159 сум 34 тиен субсидия алачакбыз. Узган елга караганда субсидия 259 сумга арткан. Арча бакчаларына арткан түләү (272 сум) белән чагыштырып карасак, безнең гаилә ике балага узган елга караганда 12–13 сумга күбрәк түлиячәк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз