Кеше әйберенә кагылма

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Кеше әйберенә кагылма
Сеҗе авылыннан Д. Васильев һәм Р. Закиров октябрьнең соңгы көнендә кич белән үзләренең танышларында спиртлы эчемлекләр эчәләр.
Төнге сәгать 11ләр тирәсендә таралышалар. Исерек хәлдәге Р. Закиров өенә кайтканда хуҗалары вакытлыча тормаган йортка керергә уйлый. Кадак суыргыч белән ишекнең йозагын ватып, эчкә үтә. Өйдән телевизор алып чыга.
23 яшьлек Д. Васильев та балта белән берәүләрнең ишегендәге йозакны ватып, чит кеше йортына керә. Ул анда 5—10 минутлап була. Төсле телевизорны, тегү машинасын урлый.
Каракларның эзләренә төшәләр. Тикшерү барышында барлык урланган әйберләр хуҗаларына кире кайтарыла. Аларның икесе дә гаепләрен таныды.
Д. Васильев һәм Р. Закиров кылган җинаятьләре өчен район суды тарафыннан 2 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителделәр.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
район прокуроры ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International