Түләмәсәң — эшсез каласың

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Түләмәсәң — эшсез каласың
“Арча элеваторы” акционерлык җәмгыяте үз хезмәткәрләренә 2014 елда октябрь –ноябрь айлары өчен хезмәт хакы түләмәгән.
Шулай итеп, җитәкче РФ Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләрен тупас боза. Ә хезмәт хакы кодекс нигезендә айга кимендә ике тапкыр (ярты ай саен билгеләнгән көнендә) түләнергә тиеш. Бу турыда коллектив һәм хезмәт килешүләрендә языла.
Элеваторда эшләүчеләрнең хезмәт хокукларын яклау максатыннан район прокуратурасы 2014 елның 16 декабрендә җәмәгать судына “Арча элеваторы” җәмгыятеннән 30 хезмәткәргә 822 мең сум хезмәт хакын эзләп алу турында гариза бирде.
“Арча элеваторы” акционерлык җәмгыяте директоры Наил Гобәйдуллин хезмәт законнарын тупас бозган өчен элек административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Әмма җитәкче коллективка хезмәт хакын вакытында түләү буенча нәтиҗәле чаралар күрми. Прокуратура Н. Гобәйдуллинга РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе 2нче бүлеге нигезендә 3 елга кадәр эшеннән читләштерү буенча эш кузгатты.
Административ эш җәмәгать суды каравында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International