Комиссия үзе начар бәя алды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Комиссия үзе начар бәя алды
13 гыйнварда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина күзәтчелек органнары катнашында киңәшмә үткәрде.
Анда район административ комиссиясенең 2014 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады.
— Административ комиссия 2014 елда бик начар эшләде, — диде Любовь Осина, киңәшмәне ачып. — Бу, беренче чиратта, шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегенең эшләп җиткермәве нәтиҗәсе. Урыннарга аз чыгалар, шуңа күрә җитешсезлекләр азрак ачылган, беркетмәләр азрак төзелгән.
Узган ел район буенча 73 административ беркетмә төзелгән, 2013 елда 129 булган. 2014 елда административ җәза рәвешендә 98000 сум штраф билгеләнгән, 2013 елда — 224500 сум.
Административ беркетмә төзү хокукына район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары да ия. Әмма алар кешеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга яратмый, күп очракта җитешсезлекләргә күз йома.
Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов беркетмәләрнең дөрес төзелмәү очраклары булуын, киләчәктә моңа юл куярга ярамавын әйтте.
— Безнең барыбызның да төп бурычы — районны, шәһәрне төзек, чиста хәлдә тоту, — диде Любовь Осина. — 2014 елда юл куелган җитешсезлекләр яңа елда кабатланырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International