Башка әни кирәк түгел

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Башка әни кирәк түгел
Әниләр турында бик күп язабыз. Ә әтиләр ничектер һәрчак читтә калган кебек була. Беләсезме, хәзер әтиләр көне дә бар бит. 15 июньдә, җәйнең иң матур вакытында билгеләп үтелә. Һәм бүген мин хатыны вафат булып, ятим калган өч кызына ана да, ата да назы биргән кеше турында язарга булдым.
Байкал авылында яши ул. Аңа әле бары 38 яшь. Шушы вакыт эчендә ул гаилә корырга да, өч кызга әти булырга да, йорт төзергә дә, хатынын...югалту кайгысын кичерергә дә өлгергән.
Рамил Шиһапов 1994 елда Ташкеттан кайтып төпләнгән. Байкал — әнисенең туган авылы.
— Иң беренче әни белән 17, 18 яшьлек Рамил һәм Радик кайтты. Аннан башкалар. Берара бабабыз Сафиулла йортында 15 кеше булдык, — ди гаиләдәге иң олы бала Люция.
Рамил энесе белән колхозга эшкә урнаша, сарыклар, аннан бозаулар карый. Нәрсә кушсалар да, бер карусыз башкара. Ул вакытта Байкал халкы бик булыша аларга, хуҗалык җитәкче-ләре дә ярдәм күрсәтә. Чибәр, ягымлы, аз сүзле, акыллы егетне кызлар да бик тиз күреп ала. Тик сыер савучы Нәсимә кыюрак та, үткенрәк тә булып чыга.
— Армиягә киткәнче өйләнергә теләде. Тик кызның әтисе яшьлегенә сылтап каршы төште, — ди Люция. — Кызлары тугач, бер елдан Рамилне чакыртып алырга туры килде. Язмыш барын да үзе хәл итте. Туй ясадылар. Бер иске өй сатып алып, аерым яши башладылар.
Шунда күз кырыем белән сүзгә кушылмыйча сабыр гына елмаеп утырган Рамилгә карап алдым. Күренеп тора, үзе безнең янда булса, күңеле белән әллә кайларда. Нәсимәсе белән бергә булган, очрашкан вакытларын искә төшерде булса кирәк, бермәл күзләрен яшь томалагандай булып тоелды.
— Рамил, сез нишләп бер дә сүзгә кушылмыйсыз? Сүз сезгә кагылмагандай читенсенеп утырасыз, — дип сорадым, аны уйларыннан бүлеп.
— Үзбәкләрдә арада олы кеше, әти–әни яки апа–абый булганда, аларга ихтирам йөзеннән яшьрәкләр сүзгә кушылмый. Бу гадәт аларда әле дә саклана. Хәзер дә мин булганга дәшми утыра, — дип аның өчен җавап бирде апасы.
Тагын сүз Рамил белән Нәсимә тирәсендә бөтерелә башлады. Хәзер әнә тормышлары нинди яхшы. Зур, иркен йорт, яхшы җиһазлар, ике машина... Нәсимә генә юк.
Озак чиратта торганнан соң авылда калган яшь гаилә буларак торак төзү өчен хөкүмәт акча бирә үзләренә. Күп итеп терлек асрыйлар. Шушы йортны торгыза башлыйлар. Монда да туганнары, авылдашлары ярдәм кулы суза.
— Тик йортның фундаментын салганда Нәсимә авырый башлады. Эштә аңын югалтып егылган. Яңа Кенәр хастаханәсенә бардык. Казанга җибәрделәр. Ак канлылык, диделәр. Аңа кан кирәк булганда да авылдашлар битараф калмады. Мин аларга барысы өчен дә бик рәхмәтле. — ди Рамил. — Алты ай ятты Нәсимә хастаханәдә.
Шул арада Рамил йортны да салып чыга, терлекләрен дә карый, эшенә дә бара, балаларын да тәрбияли. Туганнары, дуслары ярдәм итә, Нәсимәнең әтисе Габделхак абый бик булыша. Әле дә ул күчтәнәчләр төяп килеп, оныкларының хәл-ләрен белә, тәм–том белән сыйлый.
— Нәсимәне хастаханәдән алып кайтканда яңа йортка күчкән генә идек әле, — дип сүзен дәвам итә Рамил. — Өч көн генә торып калды. Шул арада да барыбызга да оекбашлар бәйләргә өлгерде. Үз хәлен үзе генә белгәндер инде. Анда да безнең турыда кайгыртты.
— Рамилне бик ярата иде ул, — дип кушыла Люция. — Үләр алдыннан аны яныннан җибәрмәде. Теленнән исемен төшермәде. Ничек матур гына яшәп киткәннәр иде бит. 16 ел аз түгел шул. Ходай гомерен генә бирмәде.
Вакыт бик тиз үтә. Нәсимә вафатына да өч ел булган. Әнисеннән 12 яшендә калган Рәсимә хәзер Арча педагогика көллиятендә белем ала. Рәзинә Шурабашта 7 сыйныфта укый. Төпчекләре Гөлнур, әтисенең иркә кызы да, быел 4 сыйныфка киткән. Рамилнең иң якын ярдәмчеләре, уң куллары алар. Рәсимә кул эшләренә, ашарга пешерергә оста, ялга кайткан саен әтисен тәмле ризыклар белән сыйлый. Рәзинә дә бик уңган, кайчак бөтен җирне җыештырмыйча йокларга да ятмый. Рамил дә бик тырыш. Кулыннан килмәгән эше юк. Балаларны акчасыз гына аякка бастырып булмый бит. Тырышырга туры килә. Кешеләргә түбә ябарга да йөри Рамил, балта эшен дә белә. Терлекләрен дә бетерми. Балалары матди яктан әниләре юклыгын сизмәсеннәр, иптәшләре янында кимсенмәсеннәр, дип тырыша. Аның кебек һәрьяктан уңган ирләргә хатын табуы авыр түгел, тик менә балаларга әнине берәү дә алыштыра алмый. “Безнең әни бер генә. Башка әни кирәк түгел”, — диләр кызлар. Алар өчен бүген әтиләре терәк тә, маяк та.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International