Төзелешләр узган елгыдан ким булмас

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Төзелешләр узган елгыдан ким булмас
Узган ел районда дәүләт программаларын тормышка ашыру максатында бик күп төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Аларга йомгак ясау һәм 2015 елгы планнар белән таныштыру өчен без район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.
— Илшат Әхәтович, узган елны районда төзелеш өлкәсендә уңышлы дип санап буламы?
— Әйе, 2014 ел район тарихында зур төзелешләр елы булып кереп калды. Аеруча торак төзелешендә уңышларыбызга тукталып китәсем килә. Без пландагы 27 мең кв. м урынына 30,22 мең кв. м торак мәйданы тапшыра алдык. Көнбатыш урамында социаль ипотека программасы буенча 12 фатирлы 6 йорт, Пушкин урамында 15 фатирлы һәм Кызыл Бистә урамында 24 фатирлы 2 йорт сафка басты. Садовая урамындагы 12 фатирлы йорт сату өчен төзелде. Сикертән авылында полиция участковыена йорт салдык, Яңа Кенәрдә фатир бирдек.
Моннан тыш, гомуми мәйданы 16,7 мең кв. м булган 147 шәхси йорт та төзелде. Бу — район кешеләренең торак шартларын үз көчләре белән яхшыртырга омтылуын һәм моның өчен аларның мөмкинлекләре булуын да күрсәтүче әһәмиятле сан.
— Соңгы елларда Арчада торак йортлар бик күп төзелде. Әле сорау кимемәдеме? Быел күпме төзеләчәк?
— Дөрестән дә, торак тапшыру буенча без республикада иң алдынгы урыннарда. Ветераннар өчен генә дә 700дән артык фатир төзедек. Хәзер инде төп игътибар социаль ипотека һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү программаларына биреләчәк. 2015 елда да район төзүчеләре алдында 27 мең кв. м торак мәйдан төзеп тапшыру бурычы тора. Социаль ипотека буенча Кызыл Бистә урамында 5 катлы 60 фатирлы йорт төзелә башлады. Көнбатыш урамында 12шәр фатирлы 6 йорт сафка бастырылачак.
Ватан урамында арендага бирү өчен 12 фатирлы йорт, ә Комсомол урамында 36 фатирлы сатуга куела торган йорт төзелә. Күргәнегезчә, әле торакка сорау һаман да бар һәм ул тиз генә кимемәс дип уйлыйм.
— Узган ел авария хәлендәге йортларда яшәүче-ләрне күчерү программасын эшләтеп җибәрүдә хәлиткеч борылыш булды. Монда да без үз юлыбызны таптык кебек.
— Әйе, бу программа шактый вакыт каршылыкларга дучар булып тоткарланып килде. Фатир хуҗаларының яшәгән урыннарыннан китәсе килмәде, бирелгән компенсация күләменнән риза булмаучылар да күп иде. Хәзер күбесе бушка яңа торак алып булмасына төшенде. Без дә, аларның теләген исәпкә алып, башлыча яңа йортларны элеккеге бараклар урынына салырга булдык. Хәзерге вакытта шундый 8 йорт төзелеп килә. Декабрьдә Җиңү урамында 6 фатирлы йортның ачкычларын тапшырдык. 30 декабрьдә анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды, эшнең сыйфатын югары бәяләде. Быел без бу программа буенча эшне төгәлләргә тиеш. Моның өчен тагын 22 йорт (187 фатир) төзергә кирәк. Йорт урыннары әзер, планнарны тормышка ашыру өчен төзүчеләрдән һәм шәһәр башкарма комитеты хезмәт-кәрләреннән көндәлек киеренке эш таләп ителә.
— Күп катлы йортларны яңарту да дәвам итәчәкме?
— Бу эш тә туктатылмый, узган ел 6 йорт ныклап төзекләндерелгән иде, быел Зәйнуллин урамындагы 3,4, Комсомол урамындагы 16,29, Кирпеч урамында 37, Маршал Жуков урамында 2, М.Горький урамында 27, Мостовая урамында 9нчы йортларны яңартачакбыз. Бу эшне җәй башына кадәр төгәлләргә уйлыйбыз.
— Илшат Әхәтович, социаль объектлар төзү һәм төзекләндерү планнары белән уртаклашсагыз иде.
— 2014 елда мәктәпләр ремонты программасы нигезендә Арчаның 7нче урта мәктәбе (Айванда), Түбән Мәтәскә, Шурабаш, Урта Курса мәктәпләре төзекләндерелде. Быел Утар Аты, Казанбаш, Яңа Кишет, Өчиле, Апаз һәм Яңа Кенәр коррекцион мәктәпләрен ныклап төзекләндерү каралган. Моннан тыш, Арчаның 3нче мәктәбенә янкорма эшләнә. Анда актлар залы, ашханә, спортзал, уку кабинетлары һәм 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы урнашачак. Узган ел Арчада 260 урынлы яңа балалар бакчасы тапшырдык, быел Үрнәк һәм Мөндештә 50шәр урынлы балалар бакчалары төзү планлаштырыла. 2нче мәктәп фи-лиалы бинасын төзекләндергәч, анда да балалар бакчасы булачак. Шуның белән без 3 яшьтән өлкәнрәк балаларның бакчага булган ихтыяҗын канә-гатьләндерәчәкбез.
— Мәдәният учаклары салуда яңалыклар бармы?
— “Авыл клублары” программасы буенча узган ел Пөшәңгәрдә күпфункцияле үзәк төзеп тапшырган булсак, быел андый үзәк Иске Иябаш авылында ачылачак.
— Узган елның иң истәлекле вакыйгаларының берсе — Арчада Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Боз сарае ачылу булгандыр. Ә 2015 елда спорт корылмалары төзү дәвам итәрме?
— 30 декабрьдә “Арча Арена”ны файдалануга тапшыру арчалылар өчен чын мәгънәсендә зур Яңа ел бүләге булды. Кышкы каникулларда анда халык рәхәтләнеп ял итте, хоккей турнирлары үткәрергә дә өлгердек. Ләкин бу зур корылмадан тыш та районда төрле урыннарда тагын 6 универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. 2015 елда спорт сөючеләр өчен Арча стадионында мини-футбол мәйданчыгы, Яңа Кенәр лицее, Носы һәм Яңа Кырлай мәктәпләрендә шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк.
— Сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди эшләр планлаштырыла?
— 2014 елда Наласа һәм Айванда яңа фельдшер–акушерлык пунктлары сафка басты. Хәзер алар уңайлы ысул белән: блок-модульләр ярдәмендә бик тиз җыела. Алардан тыш та 8 фельдшер–акушерлык пунктын төзекләндерергә өлгердек. Быел яңа блок–модульле фельдшер–акушерлык пункты Иске Масрада төзеләчәк. Акчишмә, Хәсәншәех, Шекә, Сәрдәбаш, Байкал, Чулпан, Кушлавыч, Субаш Аты, Иске Төрнәле һәм Күкчә–Бирәзәдәгесе төзекләндерелә-чәк. Ә бу өлкәдә иң зур масштаблы төзекләндерү эшләре район үзәк хастаханәсендә башкарылачак. Хәзерге вакытта проект-смета документлары эшләнә.
— Район үзәгендә яшәүчеләрнең иң авырткан мәсьәләсе — су белән тәэмин итү турында да әйтеп китсәгез иде.
— Бу мәсьәлә сезонлы характерлы, кыш көне ул, гомумән, үзен бөтенләй сиздерми. Чөнки тиешле нормативлар буенча без шәһәрне тулысынча су белән тәэмин итәбез. Җәй көне шәхси хуҗалыклар бакчаларына исәпсез су сибә башлагач кына күп катлы йортларга ул җитми башлый. Без бу чорда су бирүне берничә тапкыр арттырырга мәҗбүр булабыз. Узган ел “Чиста су” программасы буенча Айван, Шекә, Югары Курсаны су белән тәэмин итү эшләре башкарылды, быел Арчаның көньяк өлешендә суүткәргечләр төзүне дәвам итү каралган.
2015 елда шәһәрнең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дә дәвам итәчәк.
— Илшат Әхәтович, әңгәмәбездә юл төзелеше турында искә алмасак, ул тулы булмас иде...
— Бу юнәлештә дә соңгы елларда боз кузгалды дисәк була. Хәзер бу өлкәдә төрле федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Муниципаль юл фонды булдыру да зур этәргеч бирде. Ә берничә районга хезмәт күрсәтүче “Татавтодор” җәмгыяте филиалы базасы Арчада булуы һәм яңа асфальт заводы салыну безнең мөмкинлекләрне тагы да арттырды. Узган ел гына да Ашытбаш —Шушмабаш, Олы Әтнә —Ташкичү юллары ремонтланды, Сәр-дәбаш авылына асфальт салынды. Муниципаль юл фонды хисабына Арчада 6 урам тәртипкә китерелде. Шәһәрдә — 5, авылларда 4 урамга вак таш җәелде, тагын Арчаның 10 урамы республиканың шәһәр һәм ра-йон үзәкләрендәге урамнарны ремонтлау программасы буенча төзекләндерелде.
Быел да юл төзелешенә шактый зур чыгымнар каралган. Республиканың юл эшләре программасы буенча Иске Муй, Наласа, Кече Төрнәле авылларына керү юллары асфальтланачак, Арча — Олы Әтнә, Арча — Теләче, Олы Әтнә —Иске Ашыт юллары ремонтланачак.
Муниципаль юл фонды хисабына 7 урамга асфальт түшәләчәк.
Татарстан Республикасы торак пунктлары урамнарын вак таш җәю ысулы белән тәртипкә китерү программасы буенча Арчада 6 урамны һәм 4 авыл урамнарын төзекләндерү планлаштырыла. Бу эшләргә 20 млн. сум бирелә.
Моннан тыш, шәһәр һәм район үзәкләрендәге урамнарны ремонтлау программасы буенча Арчада 15 млн. сумга 9 урамга асфальт салыначак.
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять бу планнарга артык зур үзгәрешләр кертмәс дип өметләник.
— Быел да төзелеш эшләре бик киеренке булырга охшаган. Сезгә уңышлар телибез. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International