Чит илгә чыгу өчен паспорт ясату бәясе арта

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Чит илгә чыгу өчен паспорт ясату бәясе арта, дип узган ел ахырында ук сүз чыккан иде. Шуңа чит илгә ял итәргә йөрергә яратучылар да алдан аяк киенеп куярга тырышты. Бу юлы алар отты да. Чыннан да, яңа елга керү белән чит ил паспорты алу өчен госпошлина бәясе артты. Хәзер 10 елга яңа үрнәктәге чит ил паспорты алу өчен 2500 сум урынына 3500 сум госпошлина түләргә туры киләчәк. 14 яшькә кадәргеләр өчен дә чит ил паспорты алу өчен госпошлина бәясе шулай ук арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International